Зәй аграрийлары урып-җыюга әзер
Бүген Зәй районында комбайннар парады үтте.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Агросила” холдингы, Ростехнадзор вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган махсус комиссия урып-җыю чоры башланыр алдыннан комбайннарның, башка төр техниканың җаваплы эшкә әзерлеген күзәттеләр.
“Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” бүлекчәсендә һәм “Восток” агрофирмасының “Баграж” бүлекчәсендә узган комбайннар парадын безнең иҗат төркеме дә күзәтте. Бу елның игенчелек өчен уңышлы килүе сер түгел, комбайнчы-механизаторларның кәефләре дә күтәренке, кырларда үскән икмәктән мул уңыш җыеп алуга йөз тота алар.
Зәй районы аграрийлары алдында урак чорында быел 40 мең гектарга якын бөртеклеләр һәм 10 мең гектардан артык техник культура җыеп алу бурычы тора. Урыннарда комбайннар парады барышында техниканың эшләве, ашлыкны югалтуларсыз суктыру җентекле күзәтелде. Механизаторлар үзләренә куелучы бурычны аңлап бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга әзер булуларын күрсәттеләр. Бу сезонда механизаторларга кызыксындыру чарасы буларак түләү дә зуррак булачагы аңлатылды, боларга өстәп яхшы эш, беренчелек өчен ярыш стимулы да бирелде.
- Без районда хезмәт кешесенә – хөрмәт принцибын һәрвакыт алга куябыз. Быел да механизаторларыбызга төрле күләмдә премияләр бирергә карар кылдык. Ә инде район буенча 150 мең тонна чамасы ашлык суктырып алуга ирешсәк, иң югары күрсәткечкә ирешкән комбайнчыга “Уңыш бәйрәме – 2024” тә яңа автомобильдән ачкыч тапшырылачак, - дип белдерде Разиф Кәримов.
Ул шулай ук механизаторлар алдында чыгыш ясап, бер гектардан уртача уңыш күләмен югары дәрәҗәдә алырга ирешеп, кабат республикадагы лидерлыкны кайтару бурычын да куйды, моның өчен үскән игеннәрнең бөртеген дә югалтмаска тырышырга кирәк, дип басым ясады район башлыгы. Аның белдерүенчә, инде бөртектәге дымлылык 32-29 процент белән бәяләнә, көннәр мондый кызу торганда аларның тиз арада корылана бару ихтималы зур, ә бу инде якын көннәрдә урып-җыю эшләренең башланаячагы турында сөйли.
Ә комбайнчылар исә җитди эшкә әзер булып җиң сызганып тора. “Зәй шикәре” агрофирмасында мәсәлән, 12 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр һәм техник культуралар үстерелгән.
“Без иң беренче чиратта көзге бодай басуларын урып-җыюга керешәчәкбез. Комбайннарыбыз да, алар артыннан башка кыр эшләре башкаручы техникаларыбыз да әзерлек сызыгына куелды. Бу сезонда уңышы җыелган кырларны сукалап та, тигезләп тә бара торган, үзебезнең илдә җитештерелгән, республикада әле бердәнбер булган, берьюлы дүрт трактор эшен башкарырга сәләтле “Гарант” техникасына ия булдык. Гомумән, механизаторларыбызга елдан-ел техникаларның куәтлерәкләре белән эшләү мөмкинлеге тудырыла, шуңа да һәр хезмәткәр эшкә атлыгып тора”, - ди “Зәй шикәре” баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов.
Комбайнчы-механизаторлар исә районда хезмәтнең югары бәяләнүен әйтәләр. Газинур Әхмәтшин үзе Сарман районы Дүсем авылы егете икән, Зәйгә килеп төпләнеп 2018 елдан бирле район кырларында хезмәт куя. “Зәй шикәре”ндә дүртенче елын эшли.
“Язгы кыр эшләре башлануга ашлама чәчүдән эшкә керешәм, корткычлардан, чүп үләннәреннән эшкәртүне башкарам, ә урып-җыю чоры башлангач комбайнга утырам. Зәй районында район башлыгы премиясе дигән кызыксындыру чарасы булуы да безне эшкә икеләтә дәртләндерә. Күрше районнар механизаторлары безнең эшкә күрсәтелгән хөрмәттән бераз көнләшә дә әле”, - дип елмая Газинур.
“Восток” агрофирмасы механизаторларының да кәефләре күтәренке. Алар һәрберсе нәтиҗәле хезмәткә йөз тота.
“Без урак чорында 4368 гектарда – көзге бодай, 530 гектарда – язгы бодай, 2877 гектарда – арпа, 823 гектарда – борчак, гомумән алганда 11708 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алырга тиешбез. Моның өчен 15 комбайн әзерлек сызыгына куелды”, - дип ассызыклады агрофирманың әйдәп баручы агрономы Николай Тугашев.
Урак чорында быел бер комбайнерга уртача мең гектардан артык мәйданда игеннәр җыеп алу йөкләнеше билгеләнә, дип белдерде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Һәр урында җитәкчеләр комбанчы-механизаторлар алдында чыгыш ясап, аларның 2024 ел урагына хәерле сәгатьтә керешүләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев