Зәй аграрийлары уңыш буенча беренче фаразларын әйттеләр
Зәй районы кырларында көзге бодай кырларына ашлама кертү эше дәвам итә.
«Зәй шикәре» агрофирмасында бу эшне «Барс» агрегатында башкаралар. Сары төстәге бал кортын хәтерләткән техника тукландыру эшен бик тиз үти. Ул яңа гына шытып чыккан уҗымнар өстеннән җитез хәрәкәт итә. Руль артында — тракторист-механизатор Илдар Ганиев. Ир-егет бу техника белән 2нче сезон гына идарә итә.
«Тизлегебез югары булырга тиеш түгел, сәгатенә нибары 35 километр гына. Техника бик уңайлы, йомшак. Салонында кондиционер да бар», — дип уртаклашты механизатор.
Ә бер төркем иген кырында эшләүчеләр ашламаны кырга тракторда алып килеп торалар, икенчеләре салып тора. Бу эшне Олег һәм Юрий Сандимеровлар, шулай ук Илья Минкин башкара. Ир-атлар бедерүенчә, басуда эш көннән-көн күбәя. Игенчеләр өчен иң күңелле вакыт җитә.
«Зәй» агрофирмасы кырларында да аммиак селитрасы белән тукландыру эше тулы куәттә бара. Биредә уҗым басулары 5499 гектарны тәшкил итә. Моңа кадәр күпьеллык культураларны тукландырганнар. Әлеге агрофирмада бу эшне «Туман» агрегаты башкара. Агроном Олег Умнов белдерүенчә, көзге бодайлар яхшы кышлаган. Шуңа да аграрийлар уңыш яхшы булыр дигән өметтә. Ашлама кертү эше атна ахырына кадәр сузылачак. Чөнки яуган яңгырлар эшне бераз тоткарлый. Шулай ук механизаторлар бүген дымны каплау эшен дә алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев