Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй аграрийлары техник культуралар уңышын җыя

Көзнең кояшлы, матур көннәргә бай булуы авыл хуҗалыгы тармагында кыр эшләрен башкаручыларга аеруча яхшы.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аграрийлар хәзер техник культуралар уңышын җыю белән мәшгуль.

Зәйнең йөзе булган шикәр чөгендере уңышы аеруча сөендерә. Ул бер гектардан уртача 458 центнерны тәшкил итә. Барлыгы 9254 гектарны биләгән татлы тамыр инде 3346 гектарда җыеп алынды. Бу барлык мәйданнарның 36 проценты дигән сүз. 153 мең тонна шикәр чөгендере казылган, шуның 104 мең тоннасы шикәр ясау заводына озатылган. Шикәрлелек соңгы вакытта 18,8 процентны тәшкил итә, диләр белгечләр. Шикәр заводы тәүлегенә 7,5 мең тонна чимал эшкәртә.

Параллель рәвештә район кырларыннан рапс урып-суктыру эше дә бара. 4346 гектар мәйдандагы техник культураның инде 2200 гектары җыелган. Уңдырышлылык бер гектардан 18,7 центнер чыга.

— Рапсны суктыруда «Зәй шикәре» агрофирмасында — 4, "Зәй"дә — 2, "Восток"та — 9 комбайн эшли. Алар әлеге культураның өлгергәнлеген карап кына эшлиләр, шуңа да көннәр аяз торганда бу эшне ашыкмый башкару кулай, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Хәзерге вакытта кукурузны силоска урдыру эше бара. Бүгенге көнгә 1933 гектардагы кукурузның 403 гектары инде урып, силос базларына салынган. Уртача уңыш гектарыннан 335 центнер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев