Зәй аграрийлары шикәр чөгендерен гектарыннан уртача 342 центнер күләмендә җыя
Район басуларында шикәр чөгендере биләгән мәйданнарның яртысында уңыш җыелды.
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча аграрийлар шикәр чөгендере басуларында инде эшнең экваторын үтте. Барлыгы 4557 гектар мәйданда татлы тамыр җыелды, бу 52 процентны тәшкил итә дигән сүз. Уңдырышлылык гектарыннан 342 центнер.
«Җәйге чорда техник культура үсеше өчен һава шартлары бик яхшы булмавын исәпкә алсак, чөгендернең уңышы әйбәт. Заманча технологияләрне куллана белү үз нәтиҗәсен бирде», — ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Шикәр заводы кагат кырына бүгенге көнгә барлыгы 225 мең тонна татлы тамыр кайтарылган, шуның 87 мең тоннасы Зәй районы басуларыннан җыелган уңыш. Шикәрлелек 18,23 процент, диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев