Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй аграрийлары печәнгә төште

Бүген Зәй районы агрофирмаларында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Механизаторлар алдында беренче кат күпьеллык үләннәрдән тиз арада сыйфатлы азык әзерләү бурычы тора.

Район кырларында 5200 гектар мәйданда күпьеллык,  1087 гектарда берьеллык үлән үстерелде. “Быел безнең механизаторлар алдында 36 мең тонна силос, 50 мең тонна сенаж салу бурычы тора. Шулай ук печән дә әзерләнәчәк. Ә безнең хуҗалыкларда әле алдагы елларда тупланган азык запасы да җитәрлек, шуңа күрә, терлекләребезне тиешле дәрәҗәдә тукландыруга борчылырга урын юк. Ә яңа уңыштан азык хәстәрләү әлбәттә көн үзәгендә. Гомумән, безгә ел ярымлык азык запасы хәстәрләү планы куелган - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

 

Александр Тимофеев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев