Зәй аграрийлары язгы чәчүгә әзерләнә
Кояш нурларын мулрак сибә башлаган саен күңел табигатькә, кырларга тартыла. Ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре исә язгы кыр эшләре башлануны түземсезлек белән көтә.
Хезмәт юлы басу-кырлар иңләп үтүче һөнәр ияләре һәр кояшлы көнгә куанып, мул кар көртләренең күзгә күренеп кимүенә сөенеп яши бу көннәрдә. Язгы кыр эшләренә әзерлек барышын күзәтү нияте белән без районыбызның Чыбыклы авыл җирлегендә урнашкан «Зәй шикәре» агрофирмасы машина-трактор паркында булдык.
Биредә инде төзекләндерелеп алгы сафка куелган чәчү агрегатлары, кыр эшләре өчен кирәкле техника ялтырап тора, тракторлар тынгысыз көннәр башлануга әзерлекне искәртеп вакыт-вакыт матур гөрелте биреп куя.
— Безнең агрофирмада язгы кыр эшләренә әзерлек инде йөз процент күләмендә башкарылган. Быел кырларга 18 югары энергияле махсус трактор һәм 50гә якын МТЗ тракторы чыгачак. Өч зур чәчү комплексы төзекләндерелеп алгы сафка куелды. 30га якын тырма агрегаты дым саклау өчен эшләүгә әзер. Техника өчен барлык запас частьләр кайтарылды, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш җитәрлек булачак. Һәр техникада эшләү өчен механизаторларыбыз да җитәрлек, ә инде яшь белгечләр килә икән аларга да хезмәт урыны табачакбыз. Хәзерге вакытта механизаторларыбыз үзләре иярләячәк техниканы соңгы карау-барлау эшләрен башкаралар, бары тик агрегатларны бераз көйләштерү эшләре генә калды. Язгы чәчүне тулы көч белән үткәрербез дип ышандыра алам. Имин, гадәттән тыш хәлләрсез генә эшләргә язсын, — ди «Зәй шикәре» агрофирмасының баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов.
Механизаторларның да кәефләре күтәренке, алар бүген кырга чыгарга кушсалар да әзерләр.
— Мин үзем туган ягым кырларында 30 елдан артык механизатор булып эшлим. Шикәр чөгендере чәчү буенча махсуслаштым. Шулай да башка чәчү эшләрен башкаруда ярдәм кирәк булса булышырга әзермен. Быел кыш кар мулдан булды, җирдә дым җитәрлек булыр, бары тик туфракның өлгерүенә карап, вакытында чәчү эшләрен башкарып өлгерергә кирәк, — ди тәҗрибәле механизатор Шәйхенур Миннекәев.
Аның сүзләрен Гыйльметдин Фәйрушин да куәтли.
«Чәчү өчен агрегатларны җыеп бетердек, үзебезнең илдә җитештерелгән яхшы техникалар белән тулыландырдылар машина-трактор паркын. Бар уңайлыклар да тудырылган, ә без үз хезмәтебез белән яңа уңыш алуга өлеш кертергә һәрчак әзер», — диде ул.
Александр Тимофеев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев