Зәй аграрийлары барлык мәйданның 12 процентында игеннәрне урып-суктырган
Зәй районы кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән бүген — 20 июльгә алынган мәгълүмат буенча, игеннәрнең 12 процент мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә белгечләр район кырларындагы эш барышын күзәтә. Алар билгеләвенчә, «Урак-2023» тиешле тәртиптә алып барыла, механизаторлар өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган.
— Көннәрнең сүрелеп торуы механизаторларыбызга кырларда эшләргә уңай тәэсир итә. Һәр өч агрофирмада да урып-җыю кызу темплар белән бара, — ди Фәргать Камалиев.
Бүгенге көнгә арпа — 964 гектарда суктырылган, уртача уңыш бер гектардан 29,6 центнер чыга. Ә көзге бодай — 3618 гектарда җыелган, уңыш 34,5 центнер тәшкил итә.
Урып-җыюда иң югары темплар белән «Зәй» агрофирмасы механизаторлары бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев