Уңыш язмышы – игенче кулында
Кылны кырыкка ярырдай чор, кызу урак өсте. Комбайнчылар алдында уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, ди халык. Бүгенге көндә район буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыю эше 36 процентта башкарылган.
Көзге бодай уңышы 76 процентта суктырылган. Район кырларында шулай ук борчак, арпа, көзге арыш культураларын җыю эше бара.
«Восток» агрофирмасының «Сармаш» бүлекчәсендә игенчеләр көзге бодай суктыралар. 167 гектарлы басуда 3 егәрле комбайн эшли. Контроль суктырып карау гектарыннан 35 центнер уңыш күрсәткән. Бүлекчәдә көзге бодайны 880 гектарда үстергәннәр.
— Бу басуны төгәлләп, арыш кырына керәбез. Егетләр булдыра. Эш шартлары да бик яхшы. Хәзер бит бөтен шартлары булган заманча техника бар, — ди әйдәүче агроном Инсаф Сафин.
Бер-берсен уздырып эшләүче кыр корабларына сокланырлык. Алар артыннан тузан өере генә күтәрелеп кала. Иртәнге чык кибүгә эшкә керешә игенчеләр. Ә эш көне кичке сәгатьләрдә тәмамлана. Ислам Насыйбуллин өченче сезон икмәк суктыруда катнаша. Комбайнчы һөнәрен ул кечкенәдән үзләштереп үсә. Моңа кадәр әтисенә ярдәмче булып эшләгән егет, быел «Акрос» комбайны штурвалы артына үзе утырган.
Комбайнчылар төшке ашны да чиратлап ашый. Һәр минутлары исәптә, техника туктап тормый. Суктырылган икмәкне йөк машиналары Зәй элеваторына илтә.
— Егетләрнең кәефләре яхшы, эшләргә дәртләре булсын өчен, тәмле ризыклар белән генә сыйларга тырышабыз. Көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәбез, — ди агрофирма пешекчесе Раушания Хәйруллина.
Кәефләре яхшы комбайнчыларның, техниканың төзеклеген даими күзәтеп торалар. 2023 ел уңышын җыеп алуда катнаша алулары белән бәхетле егетләр. Зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алырга язсын игенчеләргә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев