Умартачылар, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр киңәште
Зәйдә умартачылык, бу эш юнәлешенең авыл хуҗалыгының башка тармаклары белән бәйләнешенә багышланган киңәшмә үтте.
Аңа район авыл җирлекләре башлыклары, 30лап умартачы чакырылган иде.
Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев район җирлегендә умартачылар, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлегенә тукталды.
– Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт эре агрофирма, 56 фермер хуҗалыгы бар. 56 фермерның 40ы үсемлекчелек белән шөгыльләнә, аларга 6250 гектар сөрүлек җир беркетелгән. Агымдагы елның язгы чәчү чорында барлыгы 68,7 мең гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару планлаштырыла. Аның 42,2 мең гектары – бөртекле культуралар, 18,3 мең гектары техник культуралар булачак. Техник культураларның күп өлешен – 9,1 мең гектарын шикәр чөгендере тәшкил итә. 22 крестьян-фермерлык хуҗалыгы терлекчелек белән шөгыльләнә. Аларда 357 баш мөгезле эре терлек, 1130 сарык, 27 ат асрала. 9 фермер кошчылык белән мәшгуль. Район территориясендә 236 умартачы бар, аларда 3406 умарта семьялыклары үрчетелә. Бал алу 156,6 тонна белән исәпләнә, товар балы 85,2 тонна тәшкил итә.
Бүгенге көнгә бер гектар чәчүлек җиренә 84 килограмм исәбеннән минераль ашламалар тупланган. Орлыклар Тукай районы заводыннан план нигезендә кайтарыла. 92 процент чәчүлек җиренә югары махсус сортлы орлык чәчү планга куелган. Соңгы вакытта экологик чиста продуктлар куллану аеруча актуальләште. Шуңа күрә районда умартачыларның һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең бер-берсенә игътибарлы булулары, төрле препаратлар кулланганда тиешле таләпләрне үтәүләре сорала. Бигрәк тә биопрепаратлар куллану яхшы. Әгәр дә инде химик препаратлар куллансагыз, басуларга препаратның тәэсир итү сроклары турында табличкалар язып кую зарур. Бу умартачылар өчен дә, халыкның сәламәтлеге өчен дә бик мөһим, – диде Фәргать Талвертович.
“Россельхозцентр” филиалының җитештерү бүлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова иген басуларын корткычлардан эшкәрткәндә умарталарга, җиргә зыян салмас өчен химик препаратларга караганда биопрепаратларга өстенлек бирү мөһимлеген ассызыклады.
– Химик препаратлар көчле тәэсир итә, алар тереклекне генә түгел, җирне дә агулый, шуңа күрә биопрепаратлар белән корткычларга каршы көрәшү күпкә отышлы, – диде ул.
“Роспотребнадзор”ның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин исә чыгышында кырларны препаратлар белән эшкәрткәндә тиешле кисәтү чаралары турындагы законнарны тәфсилләп аңлатты.
Татарстан умартачылар берлегенең Зәйдәге бүлеге активисты Алексей Андреев та үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә биопрепаратлар белән эш итүгә өстенлек бирүләрен сорады. Ул шулай ук чыгышында “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында да бәян итте. Әлеге оешмада бүгенге көндә 400гә якын әгъза исәпләнә.
– Без берләшеп иген кырларын пестицидлар белән эшкәртүче авыл хуҗалыгы оешмаларын тиешле таләпләр белән эшләргә чакырабыз. Максатыбыз – гаугалашып яшәү түгел, бары тик умарталарга зыян китермәслек препаратлар кулланып эшләүгә өндәү. Без аңлыйбыз, пестицидлар кулланмыйча яхшы уңыш алып булмый, ә соравыбыз шул – ашлык культуралары чәчәк аткан вакытта мондый эшләрдән тыелып тору яки биопрепаратлар куллану. Без умарталарны озаклап ябып тота алмыйбыз, болай эшләгәндә алар үзләре үк хәлсезләнә, үлә. Барыбыз да авыл хуҗалыгы тармагында үз эшебезне алып барабыз. Шуңа күрә бер-беребезгә зыян китерми генә, киңәшләшеп эшлик”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев