Тиздән зәйлеләр шикәр чөгендере уңышын җыярга планлаштыра
Зәйдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре инде шикәр чөгендере уңышын җыярга да әзерләр. 9260 гектар мәйданда үстерелүче шикәр чөгендере басулары күзләрне иркәләп куе яшел төстә талгын җилдә тибрәлеп утыра.
Бу басуларга сокланмый карап булмый, чүп үләне дә юк, тишелми калган урыннарны да күрмәссең.
“Зәйлеләргә шикәр чөгендере үстерүдә тиңнәр юк, дип авыл хуҗалыгы министрлыгында юкка гына әйтмиләр. Бу атна дәвамында белгечләр басуларга аудит үткәрә, шуның нәтиҗәсе буенча кайсы басудан уңышны җыя башлау графигы төзеләчәк. Минем фикеремчә. Чөгендер алу 20 августтан да соңга калмас, чөнки инде татлы тамыр шактый эре, тикшерүләр шикәрлелекне дә 11-12 процент белән билгели. Уртача уңыш гектарыннан 400 центнер булыр, дип фаразлана. Чөгендер басуларында тишелеш тә яхшы булды, агротехнологик чараларның дөрес кулланылуы нәтиҗәсендә чүпсез, сыйфатлы татлы тамыр да үстерелде. 23 августларда инде шикәр заводында сезонлы шикәр кайнату эшен башлап җибәрү планы тора. Бар да хәерле сәгатьтә булсын!, - диде район башлыгы күтәренке кәеф белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев