Терлекләр тук булыр
Урак белән беррәттән Зәй районы кырларыннан терлек азыгы җыйнау да дәвам итә.
Механизаторлар хәзерге вакытта берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катын урып, кышкы чорга маллар өчен әзерләү белән мәшгульләр. Инде бүгенге көнгә 33500 тонна сенаж базларга салынган, 1100 тонна печән әзерләнгән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, узган елдан калган запасны исәпләгәндә терлек азыгы өчен борчылыр урын юк.
Хәзерге вакытта агрофирмалар кырларында берьеллык үләннәрнең икенче катын чаптыру инде төгәлләнеп килә, бары тик “Зәй” агрофирмасында гына 120 гектар мәйданда эш калган, аннан соң күпьеллыкларның икенче катып чаптырып терлек азыгы әзерләп бетерәсе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев