Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татлы тамыр уңышы мулдан

“Зәй” агрофирмасында шикәр чәгендере 3699 гектарны тәшкил итә. Бүгенге көнгә шуның 430 гектарында уңыш җыелган.

"Һава торышы яхшы торгач, эш җиңел бара. Чөгендер өемнәрен заводка озату да тәртипкә салынган", - ди агроном-консультант Зиннур Куртаев.
  Агрофирманың “Кадер” җитештү комплексы “Игенче” бүлекчәсе кырларында чөгендер уңышын җыю белән шөгыльләнүче механизаторлар Расим Мифтеев һәм Айдар Галимов белән шәхсән аралашып кайттык. 
Алар Дүрт Мунча авылы янәшәсендәге 56 гектарлы шикәр чөгендере басуында эшлиләр иде. Икесе дә Түбән Лоҗы авылы егетләренең бу инде уналтынчы шикәр чөгендере алу сезоны икән. 
“Үзем 2001 елдан бирле төрле тракторларда кыр эшләрендә катнашам. Хәзер исә язын чөгендерне чәчәм, көзен уңышын җыям. Иртәнге сәгать 5тән, кичке 5кә кадәр уңайлы техникада эшләү авыр түгел, көнгә ике тапкыр кырга алып килеп ашаталар, тырышып эшлә генә”, - дип елмая  Расим Раиф улы. 
Ул барлык чөгендер җире мәйданнарының 250 гектарын чәчүгә өлеш кертсә, инде 250гә якын гектарда җыярга да өлгергән. 
Ә Айдар Галимовның механизаторлык һөнәрендә хезмәт стажы инде 40 елга якын. Әтисе Габделхай һөнәрен дәвам итүче авыл хуҗалыгы хезмәткәре гел алдынгы урында. 
- Быелгы уңыш бик яхшы. Әле 21 августтан гына чөгендер казуга керештек, инде басуларда көшел-көшел татлы тамыр өелде. Дөрес, хезмәт дәверемдә мондый уңышлы елларга очраган булды, шулай да  бу елда шундый  чөгендер үсүгә күңел аеруча сөенә. Бәрәкәтен күрергә язсын”, - ди тәҗрибәле механизатор. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев