Сыйлы көнең хезмәт белән
Район аграрийлары бу көннәрдә терлек азыгы әзерләүгә керешәчәк.
Район кырларында барлыгы 5200 гектар мәйданда күпьеллык һәм 1087 гектарда берьеллык үлән үстерелә. Ә эшне башлау өчен инде механизаторлар терлек азыгы хәстәрләү техникасын әзерлек сызыгына куйдылар.
Узган атнада район агрофирмаларында район башлыгы, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ростехнадзор белгечләре, “Агрокөч” холдингы, район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия эшләде, алар әзерлек чараларына югары бәя бирде.
“Районда авыл хуҗалыгы техникасы тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән. Безнең район аграрийлары бер ай чамасы вакыт чәчү эшләре белән мәшгуль. Һава торышының тотрыксыз булуы бераз борчу тудырса да, югары технологияләр куллануга йөз тотып эшләү, механизаторларның намуслы хезмәте мул уңышка ышаныч бирә. Быел да хезмәт өчен кызыксындыру чаралары уйланылган”, – диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Шунысы бар, һава торышы шартлары соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен шактый ныклыкка сыный.
– Быел безнең механизаторлар алдында 36 мең тонна силос, 50 мең тонна сенаж салу бурычы тора. Шулай ук печән дә әзерләнәчәк. Ә безнең хуҗалыкларда әле алдагы елларда тупланган азык запасы да җитәрлек, шуңа күрә терлекләрне тиешле дәрәҗәдә тукландыруда борчылырга урын юк. Яңа уңыштан азык хәстәрләү, әлбәттә, көн үзәгендә. Гомумән, безгә ел ярымлык азык запасы әзерләү планы куелган, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү “Зәй шикәре” агрофирмасында үтте. Биредә 1150 гектар мәйданда күпьеллык үлән һәм бер гектардан артыграк кукуруз чаптыру бурычы тора.
“Терлек азыгы әзерләүгә безнең 15 берәмлек техника сафка куелган, алар старт бирелүгә, эшкә керешәчәк”, – ди агрофирманың баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов.
Механизаторларның исә хезмәт чорына “җиңнәре сызганылган”. Араларыннан Олег Сандимиров, мәсәлән, быел кырыгынчы сезонын “тимер аты” белән терлек азыгы әзерләүгә керешергә исәпли.
“Җир-Ана уңышны бирсен дә һава торышы хезмәт гөрелтесе өчен хәерхаклы булсын, ә эштән курыкмыйбыз”, – дип елмая ул.
Александр Тимофеев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев