Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сарымсак утыртуның 7 кагыйдәсе

Бакчачыга киңәшләр.

1. Безнең төбәктә сарымсак утырту вакыты сентябрьнең икенче яртысы — ай азагында урнаша. Иң кулай чор бу, чөнки сарымсак тамырланып калырга тиеш.

2. Сарымсакны борчактан, помидор, татлы борыч, кыяр, иртәнге кәбестә, кабак, ташкабактан калган түтәлгә утыртсаң, мул уңыш бирәчәк.

3. Кояшлы урын ярата. Туфрагы көпшәк булсын, әче булмасын.

4. Утыртканчы, туфракка 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 100-150 грамм исәбеннән) сибәсе. Катнашма ике квадрат метр мәйданга җитә.

5. Махсус эремәдә тотарга кирәк. Моның өчен 1-1,5 литр суга 15 миллилитр 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе салып

болгатырга. Сарымсак бүлемтекләрен шунда салып, 10 минут тотарга.
6. Сарымсакны 12 сантиметрдан артмаган тирәнлеккә утыртасы. Рәтләр арасы — 25 сантиметр чамасы.

7. Сарымсакны туфракка күмгәнче, тәмәке тузаны сибеп калдыру әйбәт. Суган чебененнән саклану өчен кирәк бу.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев