Сабанда сайрашыр чак
12 апрельдә район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сабан культураларын чәчүгә керештеләр.
15 апрельдән бу эшне барлык агрофирмалар һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыклары да башлады.
24 апрельгә район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, арпа 3200 гектарда чәчәелгән, бу — планлаштырган мәйданның 27 проценты дигән сүз. Быел арпа 11670 гектар мәйданда чәчеләчәк. Басуның торышына карап аңа минераль ашлама да кертелә, бер гектарга 80-120 килограммга кадәр.
«Союз-Агро» җәмгыяте горчица да чәчә башлады. Басуның бер гектарына 50 килограммга кадәр ашлама кертелә, бу агымдагы чәчүдә яңалык булып тора. Әлеге җәмгыять кырларында өч чәчү комплексы эшли.
«23 апрельдә „Союз-Агро“ җәмгыятендә борчак чәчүгә дә керештеләр. Ул 2229 гектар мәйданны биләячәк. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 424 гектарга артык», — дип белдерде авыл-хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Районда чәчүдә 23 агрегат эшли, аларның 14е — заманча көчле комплекс. Берүк вакытта әлеге комплексларда басуларга ашлама да кертеләр. Язгы кыр эшләренә 310 трактор чыкты, шуның 51е — көчле техника. Язгы кыр эшләрендә 500 механизатор катнаша.
Көзге культураларны һәм күпъеллык үләннәрне тукландыру эше тәмамланды. Дым каплату да ахырына якынлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев