Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Нәфис яшь комбайнчылар бәйгесендә җиңү яулады

25-26 октябрьдә яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан» XVI республика бәйгесе үтте.

Бәйге Саба аграр көллияте базасында оештырылды. Анд быел да Зәйнең яшь комбайнчылары катнашты. Бәйге нәтиҗәсе буенча яшь механизатор-комбайнчы Нәфис Фәнис улы Гайнетдинов «2024 елның урак чорында рекордлы ашлык суктыручы» номинациясендә җиңүче булды.

Бәйге барышында яшь комбайнчылар комбайн төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча теоретик сорауларга җаваплар биргәннәр. Ә практик өлештә комбайнны технологик көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтү осталыкларын күрсәткәннәр, техниканы ремонтлаганнар. Безнең Нәфис ярышларда югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәткән. Гомумән, Зәйнең яшь комбайнчылары әлеге республика бәйгесендә ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Нәфис Гайнетдинов та — республика бәйгесендә икенче ел рәттән катнашып, ярыш тәҗрибәсен алган механизатор.

«Урак чорында һәр көн саен диярлек техниканы карап тору сәбәпле, бәйгедә авыр булмады. Инде алтынчы сезон уракта катнаштым, шуңа күрә һәр эшнең, комбайнны ничек төзекләндерүнең рәтен беләм», — ди Нәфис.

Районыбызның Югары Пәнәче авылы егете Чаллыда автомеханика техникумын тәмамлагач та туган ягы кырларына эшләргә кайта. Әтисе Фәнис Рәшит улы да унике сезон уракта комбайнчы булып эшләү сәбәпле, Нәфискә игенчелек һөнәре кече яшьтән таныш була.

— Комбайным белән иген басуларын иңләүдән тәм табам. Бу хезмәт минем күңел халәтемә туры килә, — ди механизатор.

27 яшьлек игенче Нәфис Гайнетдинов республика яшь комбайнчылары арасында быелгы уракта иң күп ашлык суктыручы буларак танылды. Ул 4300 центнер ашлык суктырып, районның иң яхшы комбайнчылары арасына да керде һәм махсус премиягә лаек булды.

«Тәҗрибәле игенчеләребезгә алмашка яшь хезмәтчәннәр килә. Безнең яшь комбайнчылар ел саен республика бәйгесендә сынатмый. Быел да Зәй даны якланды», — диде район башлыгы Разиф Кәримов, «Уңыш бәйрәме-2024» барышында мәртәбәле бәйгегә басым ясап.

Зәй комбайнчысы Нәфис Гайнетдинов республика бәйгесендә 15 район комбайнчылары арасында «2024 елның урак чорында рекордлы ашлык суктыручы» номинациясе җиңүчесе буларак бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев