Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Муллыкка тырыш хезмәт бәрабәренә ирешелә

Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәрен Зәебезнең әлеге тармак һөнәр ияләре яхшы хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый.

Бүгенге көнгә шикәр чөгендере 7150 гектар мәйданда казылган, бу барлык мәйданнарның 77 процентында эш тәмамланды дигән сүз. Ууңыш бер гектардан уртача 472 центнерны тәшкил итә, казылган шикәр чөгендере 340 мең тонна. Ике сменада көнне-төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар тиз көннәрдә татлы тамырны җыю эшен төгәлләргә ашкыналар.

Шикәр заводына озатылган чимал 150 мең тоннаны тәшкил итә, шикәрлелек 18 процент белән билгеләнә.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гына аграрийлар көнбагышны һәм кукурузны орлыкка җыя башладылар. Бер үк вакытта кукурузны силоска салу да бара. Инде 25 мең тонна силос әзерләнгән, кукурузның уңышы гектарыннан уртача 290 центнер чыга.
Җир сөрү эше дә ахырына якынлашып килә, инде алдагы ел уңышы өчен җир әзерләү 84 процентта башкарылган.

«Барлык авыл хуҗалыгы тармагы, эшкәртү сәнагәте предприятиләрендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Бу өлкәдә хезмәт куючыларның уңышка ирешүе маңгай тире белән ирешелә торган эш. Шуңа да барчасына ныклы сәламәтлек телим. Ә ветераннарыбызга өлге булулары, бүгенге авыл хуҗалыгы тармагына ныклы нигез салулары өчен рәхмәт белдерәм», — диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев