Мул уңышны җыйнау күңелле
Шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 334 центнер тәшкил итә.
Көзге яңгырлы көннәр эш барышына комачаулык тудыра башлаганчы басу-кырлардагы хезмәт йөкләмәсен мөмкин кадәр киметү - хәзер район аграрийларының төп максаты. Моның өчен авыл хуҗалыгы тармагында эшне оештыручылар да, механизаторлар да көнне-төнгә ялгап эшли.
Район территориясендә шикәр чөгендере 8797 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә шуның 36 процентында эшләр башкарылган, дип хәбәр итәләр авыл хуҗалыгы идарәсеннән. Барлыгы 3197 гектардан татлы тамыр җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан уртача 334 центнер тәшкил итә.
- Бүгенге көндә шикәр чөгендере басуларында комбайннар һәм 3 төягеч эшли. Аларның өзлексез эшләве өчен кырларда күчмә төзекләндерү бригадалары кизү тора. Шуңа да уңыш җыеп алу кызу темплар белән бара. Механизаторларыбыз яңгырсыз һава торышы шартларында эшнең җиңел баруын белдерәләр, һәр хезмәткәр мондый мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Бер үк вакытта район кырларында рапс, кукуруз җыю да бара. 4969 гектар мәйданны биләгән рапсның инде 74 процентында уңыш җыелган. Ул мулдан булмаса да, 2958 тонна тәшкил итә. Кукуруз уңышы исә начар түгел: 884 гектар мәйданнан 14449 тонна җыеп алганнар. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 163 центнер чыга. Уңышы алынган басулар шунда ук эшкәртелеп тә бара. Бүгенге көнгә барлык эшкәртеләсе мәйданның 73 проценты сукаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев