Кырда шикәр чөгендере уңышын җыялар
Зәй кырларында шикәр чөгендере алалар. Инде бер атнага якын басуларда таныш гөрелте — куәтле комбайннар, бер-бер артлы тезелешеп, ел уңышын җыялар.
Район буенча татлы тамыр быел 9300 гектар мәйданда үстерелгән. «Восток» агрофирмасы Нива җитештерү комплексы кырларындагы эш барышын без дә күзәтеп кайттык.
Куәтле, заманча Ропа Тигр комбайннары артыннан күз иярми. Көннәрнең коры торуы эшне туктамыйча алып барырга мөмкинлек бирә. 405 гектарлы басуның бер өлешен алганнар инде. Уңыш та бик яхшы — гектарыннан 450 центнер тәшкил итә. Бу язгы чәчү эшләрен туфракта дым бар чагында иртә башкару, барлык агротехник чараларны җиренә җиткереп үтәү нәтиҗәсе.
— Бу басуга кичә генә керештек әле. Эш бер сменада оештырылган. Механизаторлар өчен уңайлыклар бар, исән-сау эшләсеннәр генә. Быел чөгендер уңышы сөендерә, былтыргы белән чагыштырганда, бермә-бер күбрәк. Бу басуда безнең «Бриз» дигән сорт утыртылган. Быел чөгендер өчен һава торышы уңай килде: вакытында яңгыры да, җылысы да булды. Барлык агротехник чаралар хисабына да, уңыш яхшы чыга,- ди Нива җитештерү комплексының әйдәүче агрономы Тәлгать Хәбибуллин.
Куәтле техниканы тәҗрибәле механизаторлар иярли. Алар һава шартларының уңай торуыннан файдаланып, вакытның минутын да бушка уздырмаска тырышып эшлиләр.
Казылган чөгендернең озаклап басуда ятуына юл куелмый. КамАЗ машиналары Зәй шикәре заводына ташый.
Зәй шикәр заводы да тулы көченә эшли. Биредә эш 25 августта башланды. Шикәр чөгендереннән зур уңыш алу көтелә. 1 миллион 300 мең тоннадан артык татлы тамыр кабул итеп эшкәртеләчәк. Предприятиенең эшкәртү куәте тәүлеккә 8000 тонна тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев