Күңеле һәрвакыт кырларга ашкына
Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен икеләтә яхшы.
Сүз дә юк, югары уңыш алуда бик күп шартларның үтәлүе кирәк. «Баграж» җитештерү комплексының «Сармаш» бүлекчәсе әйдәүче агрономы Инсаф Сафин турында сүзебез.
Агрономның күңелен тулып өлгергән башаклар шавы, иртә язда сайраган тургайлар җыры иркәли. Чөгендер эшкәртеп, чылбырлы трактор йөртеп үскән Инсаф Сафинда җиргә карата мәхәббәт кечкенәдән уяна. Шул вакыттан бирле ул — басуда. Тумышы белән Сармашбаш авылыннан. Язмышына ук мактаулы һөнәр иясе — җир кешесе булу, иген үстерү язылгандыр, мөгаен.
1984 елда беренче тапкыр утырган тракторын әле дә хәтерли. Авыл хуҗалыгы тармагына булган хөрмәте аны Чистай совхоз техникумына илтә. Уку йортын тәмамлагач, тәэминатчы булып хезмәт куя. «Тормыш җилләре син теләгәнчә генә исми шул», — ди Инсаф абый. Авылдан китеп башка шәһәрдә эшләргә туры килә аңа. Тик барыбер авыл аны үзенә тартып кайтара: яңадан «ДТ» тракторында басу-кырларны иңли башлый. Аннары агрофирманың бүлек җитәкчесе итеп билгелиләр.
Бүлек җитәкчесе, аңа кадәр гади механизатор... Агроном вазифасына кадәр күтәрелә ул. Авыл хезмәтчәннәренең эшчәнлеге дә, ел уңышы да һава торышына бәйле шул.
— Чәчү яисә урып-җыю чорында агроном, гадәттә, тәүлегенә 2-3 сәгать кенә йоклый. Башкача була да алмый. Гаиләң янына төнлә генә кайтып керәсең, иртәнге биштән син инде басуда. Өйгә кайткач та, ел уңышы өчен борчыласың, — ди Инсаф Сафин.
Игенчелек, үсемлекчелектәге нәтиҗә агрономның һәр эшне үз вакытында оештыра белүенә бәйле. Монда техниканың тиешле әзерлеге дә, механизаторлар белән бер-береңне аңлап эшли белү дә зур роль уйный. Инсаф Сафин һәрберсенә юл таба, үтемле сүзен җиткерә белә.
Эшен яратып башкарган, үз эшенә җаваплы караган тәҗрибәле хезмәт кешесен һәркайда хөрмәт итәләр. Иртә таңнан кара төнгә кадәр язгы чәчүдә катнашкан агрономны гаиләсендә дә аңлыйлар.
Быелгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәрен шактый сынады. Башта бөртекле культуралар чәчәк аткан чорда язгы кыраулар күзәтелде, аннары эссе булды, җәй ахырына инде туктаусыз яңгырлар яуды. Шуңа да карамастан, техник чараларны төгәл һәм вакытында үтәп эшләү нәтиҗәсендә район аграрийлары республика буенча яхшы уңыш алуга иреште. Боларның нигезендә, һичшиксез, кеше хезмәте ята.
Агрономның ел буе куйган хезмәте язын-җәен басуларда җәйрәп яткан игеннәрендә чагылыш тапса, көзен инде амбарларга урнаштырылган уңыш муллыгыннан күренә.
Инсаф Сафин — мул уңыш алу серен белүче агроном булуы өстенә, үрнәк гаилә башлыгы буларак та зур дәрәҗә яулаган кеше.
Күңеле һәрвакыт кырларга ашкына аның. Яз көне басу-кырларның яшеллеккә күмелүе, яңгырларның вакытында явуы, игеннәрнең күкрәп утыруы шатландыра Инсаф Сафинны. Аның кебекләр турында кендеге белән җиргә береккән, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев