Кошчылык — аларның яраткан кәсебе
Районыбызның Югары Пәнәче авылы җирлегендә кошчылык белән шөгыльләнүгә игътибар зур.
Шуларның берсе – крестьян-фермерлык хуҗалыгын җәелдергән Фәнис Миңнеханов. Түбән Пәнәче авылы егете 2008 елда авыл янәшәсендәге буш җирләрдә эшмәкәрлек юнәлешен җәелдерергә карар итә. Иң башта бер гектар мәйданлы территориядә кошчылыкны үрчетү өчен заманча корпус төзи. Һәм анда кызыл тавыклар үстереп, йомырка салуга хирыс токымнарны сатуга керешә. Иң башта бер мең баш коштан башланган эш акрынлап киңәя бара. Фермерлык хуҗалыгы территориясендә тагын бер зур корпус сафка бастырыла.
Фәнис Хәкимҗан улы каз, үрдәкләр, мулард кошлар асрауны да башлап җибәрә.
«Фәнис җирлегебезнең бик уңган егете. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Кош-кортка ризык әзерләү буенча да, башка эшләр өчен дә күп төрле җайланмаларны үз куллары белән ясап фермасында куллана. Тырышлыгына күрә эше дә бара», — ди аның турында җирлек башлыгы Мөнир Туктаров.
Ә моннан биш ел элек аңа ярдәмгә туганының улы Ринат та килеп кушыла. Алар сөйләшеп, киңәшкәннән соң бройлер чебиләр үстереп сату белән шөгыльләнү юнәлешен үстерергә исәплиләр.
— Баштарак чебешләрне Актаныш районыннан кайтарта идек. Хәзер исә үзебезнең район фермеры Артур Мөхәммәтдинов белән килешенеп, аның инкубаторында чыгартылган бройлер чебешләрне алып үстерәбез. Бүгенге көндә 6 мең чебеш үсә. Алар ноябрьнең беренче атнасына өлгерергә тиешләр. Бройлерларны 3 кг. нан артырлык итеп үстереп сатабыз. Бер бездән алган кешеләр кабат үзебезгә килә, шуңа күрә, реализация мәсьәләсендә проблема юк, — ди Ринат.
Кошчылык юнәлешендә алар гаилә әгъзалары белән бергәләп шөгыльләнәләр. Бройлерлар үсеп эш тыгыз вакытта гына ярдәмгә кешеләр алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев