Яшь комбайнчылар бәйгесендә Зәй егете иң күп ашлык суктыручы буларак бүләкләнде
25-26 октябрьдә Саба аграр көллияте базасында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан» XVI республика бәйгесе үтте.
Анда һәр елдагыча быел да Зәйнең яшь комбайнчылары катнашты. Бәйге нәтиҗәсе буенча яшь механизатор-комбайнчы Нәфис Фәнис улы Гайнетдинов «2024 елның урак чорында рекордлы ашлык суктыручы» номинациясе җиңүчесе булды.
Бәйге барышында яшь комбайнчылар комбайн төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча теоретик сорауларга җаваплар биргәннәр. Ә практик өлешендә комбайнны технологик көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтү осталыкларын күрсәткәннәр, техниканы ремонтлаганнар.
Безнең Нәфис ярышларда югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәткән. Гомумән, Зәйнең яшь комбайнчылары әлеге республика бәйгесендә ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Билгеле булганча, Рөстәм Мөхәммәтдинов берничә ел рәттән анда җиңү яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев