Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Һөнәри бәйрәмгә хезмәт уңышлары белән

Зәй аграрийлары якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көнен яхшы хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый.

Авыл хуҗалыгы тармагында район йөзен билгеләүче шикәр чөгендере инде 6290 гектарда җыелды, бу барлык мәйданнарның 68 проценты дигән сүз. Барлыгы 292502 тонна татлы тамыр казылды, шуның 146825 тоннасы шикәр заводына озатылды. Бер гектардан уртача уңыш 465 центнер чыга. Көзге көннәрнең кояшлы, матур торуы бу культура уңышын югалтуларсыз, чиста итеп алу мөмкинлеге бирде.

«Шикәр чөгендеренең уңышы куандыра. Көзнең быел матур килүе дә уңышны җыюда катлаулыклар тудырмый. Хәзер инде бөртекле культуралар урып-суктырудан бушаган комбайнерларыбыз да тулы куәттә чөгендер алу белән мәшгульләр. Кырларда беръюлы өч звенода 12 комбайн эшли. Эш ике сменада оештырылган, шул рәвешле чөгендер казу тәүлек дәвамында бара. Безнең фаразлаулар буенча татлы тамыразыкны җыюны 14-15 көндә төгәлләү күздә тотыла», — диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Бу атнада механизаторлар көнбагыш уңышын җыюга да кереште. Район кырларында ул 3340 гектарны тәшкил итә. Иң беренчеләрдән булып бу эшкә «Восток» агрофирмасында керештеләр. Әлегә уртача уңыш гектарыннан 25 центнер чамасын тәшкил итә.

«Көнбагыш уңышы да быел бик яхшы. Һава торышы әйбәт торганда аны җыю эшен ике атна эчендә төгәлләрбез дип исәплибез», — дип тә өстәде Фәргать Талвертович.

Бүген — 9 октябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре район кырларын, терлекчелек комплексларын карадылар. Иске Зәйдәге авыл хуҗалыгы транспортын төзекләндерү цехыннан башланган күзәтү «Восток» агрофирмасы кырларында көзге бодай басуларын, шикәр чөгендерен алу барышын, көнбагыш җыюны карау белән дәвам итте. Шулай ук эшче төркем Куш-Елгада терлекчелек комплексында азык туплау базасын карады, «Зәй» агрофирмасында җир сөрү, кукурузны силоска салу, орлыкка җыю, шикәр чөгендере алу барышын күзәтте, «Зәй шикәре» агрофирмасында да соңгы кыр эшләре барышының оешкан төстә булуы билгеләнде.

Разиф Кәримов район аграрийларының һөнәри бәйрәмнәрен яхшы эш нәтиҗәләре белән каршылавын ассызыклады, барлык хезмәтчәннәргә, җитәкчеләргә, белгечләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев