Һава торышы уңышны җыйнарга мөмкинлек бирә
Көзге яңгырлы көннәр эш барышына комачаулык тудыра башлаганчы басу-кырлардагы хезмәт йөкләмәсен мөмкин кадәр киметү хәзер район аграрийларының төп максаты. Моның өчен авыл хуҗалыгы тармагында эшне оештыручылар да, механизаторлар да көнне-төнгә ялгап эшли.
Зәй районы территориясендә шикәр чөгендере 8797 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә шуның 34 процентында эшләр башкарылган, дип хәбәр итәләр авыл хуҗалыгы идарәсеннән. Барлыгы 2997 гектардан 27304 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан уртача 325 центнерны тәшкил итә.
- Бүгенге көндә шикәр чөгендере басуларында 14 комбайн һәм 3 төягеч эшли. Аларның өзеклекләрсез эшләве өчен кырларда күчмә төзекләндерү бригадалары кизү тора. Шуңа да уңыш җыеп алу кызу темплар белән бара. Механизаторларыбыз яңгырсыз һава торышы шартларында эшнең җиңел баруын белдерәләр, һәр хезмәткәр мондый мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Иң мул уңышлы кырлар “Зәй” агрофирмасы басуларында. Биредә бер гектардан уртача уңыш 340 центнер белән билгеләнә. Агрофирма хезмәтчәннәре 3400 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең 810 гектарын инде алганнар. Алдынгы механизатор Айдар Галимов белдерүенчә, елына карый уңыш мул.
“Агрономнарыбыз, белгечләр кушуы буенча шикәр чөгендерен үз вакытында тукландыру, агротехник чаралар үткәрү, гомумән, һәрберебезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсез калмады. Җир-Ана хезмәтебезне бәяләде”, - ди ул сөенеп.
Айдар Галимов инде 37 ел механизатор булып эшли. Шикәр чөгенде алуда бу аның 15нче сезоны. Ул язгы чорда бөртеклеләрне чәчүдә, җирне ашлау эшендә дә иң нәтиҗәле эшләүче механизаторларның берсе. Быел 750 гектар мәйданда чәчү эшләрен һәм 2200 гектарда ашлау эшләрен башкарган. Хәзер инде шикәр чөгендерен югалтуларсыз җыюга бөтен көчен куя.
Александр Тимофеев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев