Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар киңәште

Районда фермерлар, умартачылар, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр кооперативлары җитәкчеләренең берләштерелгән конференциясе үтте.

Конференциядә авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге мәсьәләләре, субсидияләр, грантлар оту мөмкинлекләре, умартачылык өлкәсендәге проблемаларны булдырмауга юнәлтелгән чаралар турында сөйләштеләр.

- Һәр эшне бергәләшеп, фикерләшеп башкарганда гына ул күмәк файда китерә. Үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр – умартачылар, ә терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр игенчеләр белән киңәшләшеп эшләргә тиеш, шулай булганда уңышларга бердәм ирешергә мөмкин, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Фикер алышуларда фермерлар, авыл хуҗалыгы, икътисад белгечләре, ветеринария, санитар табиблар, республика белгечләре дә катнашты.

- Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре дүрт ширкәт – “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” агрофирмалары, “Союз-Агро” хуҗалыгы, 61 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Эш нәтиҗәләре буенча фермерлар Рафис Фәрдиев, Вера Савгильдина, Мансур Ахунов, Чулпан Мартемьянова, Артур Мөхәммәтҗанов, Курбанмагомед Мургазовны аерып күрсәтергә була. Шунысы мөһим, хәзер фермерлык эшчәнлеген җәелдерү өчен дәүләт тарафыннан төрле ярдәм программалары бар. 2012 елдан гамәлдә булган бу программалардан районның күп кенә фермерлары файдаланды. Мәсәлән, “Фермерларга башлангыч стадиядә ярдәм итү” буенча 10 фермер 17 млн сумлык грантлар отты, “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча 8 фермер 48 млн 800 мең сум алды, “Агростартап” буенча 4 фермер 14 млн сум алуга иреште. Гомумән, төрле грантлар оту, субсидияләр алу өчен тырышырга кирәк. Бу уңайдан без һәркемгә ярдәм итәргә әзер, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Сөйләшүләрдә умартачылык темасы да күтәрелде. Районда 325 умарталык исәпләнә. Билгеле булганча, 2019 елда, үсемлекчелек өлкәсендә пестицидларны куллануда кайбер хилафлыклар килеп чыгу сәбәпле, бал кортларының үлүе күзәтелгән иде. Хәзер исә бу мәсьәлә җайга салынган, пестицидлар куллану катгый закон таләпләре нигезендә башкарыла.

- Соңгы елларда район территориясендә умарталарга зыян килү күзәтелмәде. Моңа үз вакытында район хакимияте ярдәме белән бергәләшеп тиешле чаралар күрү һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең таләпләрне төгәл башкаруы нәтиҗәсендә ирешелде, - диде Россия умартачылык берләшмәсенең Татарстан бүлеге рәисе Алексей Андреев.

Әлеге тема буенча санитар таләпләр турында «Роспотребнадзор»ның Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин да тагын бер кат искәртте.

Терлекчелек тармагында эпизоотик хәл турында баш ветеринария табибы Фоат Исламов бәян итте.

Соңыннан бертавыштан районның фермерлар ассоциациясе рәисе сайланды. Ул – яшь фермер Денис Мельников. Район башлыгы аның турында перспективалы, нинди эшкә тотынса да булдыра торган егет, дип белдерде. Шулай ук республикакүләм фермерлар конференциясенә делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев