Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фәргать Камалиев: «Федераль һәм республика программаларында активрак катнашырсыз дип ышанам»

Авыл җирлекләрендә халыкның актив яшәвен тәэмин итү, төрле шөгыльләргә мөмкинлекләр ачу максатында төрле дәүләт программалары гамәлдә.

Бүгенге көндә җирлекләрдә яшәүчеләр өчен нинди мөмкинлекләрдән файдаланырга була, моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белән әңгәмә кордык.

— Фәргать Талвертович, бүген авыл җирендә үз эшен ачып яшәргә теләүчеләр өчен закон нигезендә нинди мөмкинлекләр бар?

— Шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлеге «Шәхси ярдәмче хуҗалык турында» 2003 елның 7 июлендәге 112-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә алып барыла. Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына дәүләт ярдәме федераль һәм региональ бюджетлар акчалары исәбеннән субсидияләр бирү рәвешендә гамәлгә ашырыла. Бу нигездә терлекләр асрап яшәүчеләргә ярдәм итүне күздә тота.

2023 елда безнең район кече хуҗалыкларны үстерүгә 18 млн. 961 мең сум субсидия алды. 2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәменең барлык чаралары сакланып калды.

 Нинди төр субсидияләр бар һәм аларны алу өчен нинди таләпләр куела?

— Субсидияләрнең барлык төрләре өчен дә салым бурычлары булмау һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару өчен җирдән файдалану рөхсәте булу мөһим шарт булып тора. Субсидияләрнең аерым төрләренә кирәкле таләпләрне санап китәсе килә. Беренче төр субсидие — савым сыерларын, кәҗәләрне тоту чыгымнарын каплауга юнәлтелгән. Субсидиенең ставкалары үзгәрми. 1 сыерга — 2300, 2 сыерга — 3300, 3 һәм 3 тән дә күбрәк сыерга — 4300 сум, 1 баш кәҗә өчен — 500 сум каралган. 2023 елда бу төр субсидие буенча дүрт транш үтте. Бюджет ярдәме 4 млн. 367 мен сум тәшкил итә. 928 баш савым сыеры өчен 3 миллион 500 мең сум, 371 баш кәҗә өчен 186 мең сум күләмендә субсидие бирелде.

Икенче төр субсидия — иң кирәкле һәм авыр программа — сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарын каплауга тәгаенлана. 2015 елдан башлап 46 шәхси ярдәмче хуҗалык 11 млн. 320 мең сумлык субсидия алды. Ставкалар: 300 һәм 600 мең сум. 2023 елда Пәнәче авыл җирлегедә мини-ферма төзегән Данияр Зарифуллин мәсәлән, 600 мең сум алып 8 баш сыер асрый.

Өченче төр — өч яшьтән узган бияләр тоту чыгымнарын каплауга каралган. 2023 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган барлык бияләргә 5 мең сум субсидия бирелде, барлыгы 121 баш биягә 605 мең сум субсидие алынды.

Дүртенче төр — кош-корт сатып алу өчен субсидияләр. 1 апрельдән 1 июльгә кадәр кош-корт авыл советында билгеләнгән булырга тиеш, шул очракта гына хуҗалыкларга субсидияләр бирелә: 200 сум — бер баш күркә яки каз өчен; 120 сум — бер баш үрдәк өчен; 100 сум — бер баш чебеш өчен. 2023 елда 7 шәхси ярдәмче хуҗалык 81 мең 200 сумлык субсидияне 552 баш кош-кортка алган.

Бишенче төр- товар таналар һәм нәселле таналар сатып алуга киткән чыгымнарны каплауга субсидияләр. Таналар өчен 60 мең сум, нәсел таналары өчен 70 мең сум. Шул ук вакытта субсидияләнгән таналарының баш саны бер шәхси хуҗалыкта 5 баштан артмаска тиеш һәм баш саны 5 ел сакланырга тиеш.

— «Агростартап» программасы, гаилә фермалары турында да тулырак аңлатыгыз әле.

— 2019 елдан илкүләм проект кысаларында «Агростартап» крестьян-фермер хуҗалыкларын төзү һәм үстерүгә юнәлгән программа гамәлгә кертелде. Бу вакыт эчендә безнең районда 5 фермер 16 млн. 900 сумлык грантлар алды. 2023 елда Поручик җирлегенең Канаш авылыннан Денис Мельников әлеге программа буенча 2 млн. 900 мең сум күләмендә 12 мең куян үстерүгә грант отты.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Гаилә фермалары», «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» программалары буенча фермерларга ярдәм күрсәтелә. Бу программалар 2024 елда да сакланачак. «Гаилә фермалары» гранты сөт юнәлешенә (50 сыер) һәм эре мөгезле терлек симертүгә (150 баш) 30 млн. сумга кадәр бирелә; сарык үрчетүгә (500 баштан артык), кәҗә асрауга (200 баштан артык), кошчылык, ат, балык, бакча куьтуралары үстерүгә (40 гектардан артык) 20 млн. сумга кадәр бирелә. Районда 8 фермер 47 млн 811 мең сумлык бизнес үсешенә грантлар алды.
«Агростартап» грантын алучылар «Гаилә фермасын үстерүгә» грантын 36 айдан соң алырга мөмкин. Ә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» конкурсына бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (2 КФХ башлыгы булырга тиеш), ике буын фермерлар дәгъва итә ала.

— Бу дәүләт ярдәмнәрен алу өчен документлар рәсмиләштерүдә кайда мөрәҗәгать итәргә?

— Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлеген координацияләү максатларында 2000 елда Фермерларның һәм крестьян хуҗалыкларының район Ассоциациясе төзелде. Бүгенге көндә Фермерлар ассоциациясе рәисе — Мельников Денис Олегович. Ассоциация: банк кредитлары алуда, субсидияләр рәсмиләштерүдә, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, орлыклар, нәселле терлекләр бүлеп бирүдә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда методик һәм практик ярдәм күрсәтә. Хуҗалык итүнең кече формаларын алга таба үстерүне без кооперативларда күрәбез.

 Кооперативларны үстерү өчен нинди дәүләт ярдәм төрләре дә бар?

— Беренчесе: «Яңа эшен башлаучы кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә» дәүләт ярдәме. Грантның максималь күләме бер кооперативка 10 млн. сумнан да артык түгел һәм чыгымнар планында күрсәтелгән чыгымнарның 90%тан артыграгын тәшкил итә. 2023 елда «Система» кооперативы грант алды (җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Айгөл). Икенчесе: «Кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы. Грантлар һәр статьяның 60% күләмендә бирелә, ләкин бер кооперативка 70 млн. сумнан да артык түгел. 2022 елда «Зәй» кооперативы кооператив үсеше өчен грант отты. (Альберт Гайнуллин).

— Район авылларындагы мәшгульлек эшчәнлеген ничек бәялисез?

— 2023 елның ахырына районда 10330 шәхси хуҗалык исәпләнде, аларда 3650 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 1212 баш сыер, 61 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, аларга 6359 гектар сөрүлек җирләре беркетелгән, 382 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 12 сыер. Авыл хуҗалыгы кече формаларын үстерүне стимуллаштыру буенча иң мөһим чараларның берсе булып авыл хуҗалыгы ярминкәләре тора. Узган ел «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы сәүдә мәйданчыгында 31 ярминкә уздырылды, аларда 41 млн. 562 мең сумлык продукция сатылды.

Шулай ук ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы фермер хуҗалыгы» «Иң яхшы кооператив» конкурсларында актив катнашу мөһим. Узган ел бу уңайдан ике авыл җирлеге башлыгы грант отты (100 мең сум), алар Аксар һәм Шепкә һәм «Зәй» кооперативы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев