Фәргать Камалиев: «Авыл хуҗалыгы тармагы өчен яңгырлар бик кирәк»
Соңгы көннәрдә һава температурасының төшүе, аз булса да яңгырлар ява башлау барлык тереклек дөньясына да эсселектән хәл алырга мөмкинлек бирде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар сөенә яңгырларга.
Зәй авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллыкларның беренче катын чабудан 616 тонна печән, 23 мең 234 тонна сенаж әзерләнгән. Бу - бер шартлы терлеккә 13,5 центнер азык дигән сүз. Ә инде яңгырлар яуса, күпьеллыкларның икенче катыннан тагын да күбрәк азык әзерләү мөмкинлеге бар. Әлеге темага һәм агымдагы ел уңышы турында Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев фикерләрен җиткерәбез:
— Бераз соңгарак калып булса да яңгырларның явуы авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик яхшы. Беренче чиратта район территориясендә үстерелүче техник культуралар — шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз, рапска дым бик кирәк. Бу төр культуралар әле яңгырлар булганда җыйнап алганчыга кадәр үсәргә мөмкин. Шулай ук соңрак тишелгән бөртекле культуралар үсешенә дә әле яңгырлар яхшы тәэсир итәчәк. Ә инде арпа һәм язгы бодайның башагы формалашса да, аларның орлык өлешенең әле тулылануы бик мөһим, моңа да әйбәт дым булу яхшы. Боларга өстәп, һава температурасының түбәнәюе өлгергән ашлыкның эсаседән куырылуына юл куймый. Ә терлек азыгына килгәндә, безнең узган елдан калган запасыбыз күп булса да, әле күпьеллыкларның икенче катыннан яшел массаны күпләп әзерләрбез дип өмет тотабыз. Район кырларында хәзерге вакытта 1851 гектарда күкуруз үстерелә, аннан 35-40 тонналап силос әзерләүне планлаштырабыз. Узган елгы запас әле бер шартлы терлеккә 21,4 центнер тәшкил итә. Шуңа да безнең борчылырлык урыныбыз юк. Ә яңгырларның явуына барыбыз да бик шат, өстәвенә шәхси хуҗалыкларда үстерелүче бәйрәңге бакчалары да суга сусады. Су — яшәү чыганагы, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар, — ди ул.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев