Ел уңышы тырышларга бәйле
“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендәге көзге бодай басуының соңгы мәйданнарына дәррәү бердәм булып 12 комбайнның кереп китүен күзәтү дулкынландыргыч мизгелләр булды.
Комбайнчы-механизаторлар 380 гектардагы бу басуда, көннәр яхшы торганда, көн ярымда эшне төгәлләргә вәгъдә иттеләр.
Уңыш яхшы чыкканда эшнең күңелле баруын һәр механизаторның йөзенә карауга ук аңларга була. Агрофирманың әйдәп баручы инженеры Мидхәт Сәхапов та быелгы уңышның куандыруын әйтә. Илле елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы бу мөхтәрәм зат шулай бәяләгәч, юкка түгел, димәк.
“Төрле еллар булды, әмма быел үскән икмәккә сүз әйтерлек түгел. Һава торышы гына булганын вакытында җыеп алырга мөмкинлек бирсен дип телибез. Техника хәзер куәтле, бер көндә район буенча мең гектарга якын ашлыкны урып-суктыру – гадәти күренеш”, – ди аксакал авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Мидхәт Җәмил улы август азагында 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Кече яшьтән кырларны үз иткән бу кешегә сокланмый мөмкин түгел. Аның озак еллар намуслы хезмәте дә югары бәяләнгән. Ул – Россия һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күп кенә Рәхмәт хатларына ия.
Район кырларында аның кебек озак еллар хезмәт куючылар да, гаилә династияләре белән эшләүчеләр дә күп. Шундыйларның берсе дип Мидхәт Җәмилович аталы-уллы Фәйрушиннарны атый. Чыбыклыдан булган әлеге гаилә династиясенең кендекләре җиргә береккән, дисәң дә, ялгыш булмас, ди ул. Гыйльметдин Фәйрушин үзе унберенче сезонын урып-җыюда катнаша. Ә улы Нияз быел әтисенә ярдәмгә чыккан.
– Әтием Бәдретдин дә 33 ел механизатор булып эшләде. Хәзер үземнең ике улым ир уртасы булдылар. Берсе – Түбән Камада, икенчесе Әлмәттә эшли. Менә кечесе Нияз отпуск чорында минем янда комбайнда эшләргә алынды. Киләсе елга абыйсы белән бергәләп урып-җыю чорына отпуск алып үзебезнең район кырларында эшләргә максат куялар, – дип елмая горур ата.
Нияз исә Зәй политехник колледжында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән булган. Ә техникага хирыслыгы аны комбайнда эшләргә тарта.
“Бик тырыш, эшкә сәләтле егет, мондыйлар булганда авыл хуҗалыгы яши әле”, – ди егетләргә карап Мидхәт Сәхапов та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев