Дөрес сайлаган һөнәр
Мидхәт Сәхапов хезмәт юлын кырларга багышлаган.
Илебездә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне һәр ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Быел ул 8 октябрьгә туры килә. Авыл хуҗалыгы тармагы, азык-төлек җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр — авыр хезмәт куеп, табыннарыбызның муллыгы өчен көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр. Шундыйларның берсе — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерация-се Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте иясе, «Зәй шикәре» агрофирмасының әйдәп баручы инженер-механигы Мидхәт Җәмил улы Сәхапов.
Бу көннәрдә ул һөнәри бәйрәме уңаеннан тагын бер зур бүләккә тәкъдим ителде. Аңа «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә.
Мидхәт Җәмил улы авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт юлын үсмер чактан ук дип атый.
— Туган авылым Әлмәт районы Түбән Абдул авылында 14 яшьтән колхоз эшендә катнашып йөри башладым. Әле җәйге чорда әти белән бергәләп көтү дә көтә идек. Кечкенәдән хезмәт белән чыныгып үскәнгә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшне авырыксынмадым, яратып, күңел биреп башкардым. Кабат һөнәр сайларга туры килсә дә, ике дә уйлап тормыйча, шушы үткән хезмәт юлымнан атлар идем, — ди хезмәт алдынгысы.
Мәктәпне тәмамлагач та ул туган авылы кырларында механизатор булып эшли башлый.
Байкал арты хәрби округында армия хезмәтен тутырып кайткач исә егет авыл хуҗалыгы буенча югары белем алырга карар итә. Һәм 1985 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Югары белемле белгеч буларак, ул Зәйгә район Сельхозтехника оешмасына инженер-контролер булып кайта. Бу оешмада директор урынбасары, баш инженер вазифаларында эшли. «Зәй» совхозында баш инженер була. Ә 1999 елда үҗәт, эшен камил башкара торган ир-егетне «Үрнәк» авыл хуҗалыгы кооперативына рәис итеп билгелиләр. 2004 елга кадәр ул бу вазифада хуҗалыкны алдынгы итү өчен тырыш хезмәт куя.
«Иң актив хезмәт чорым менә шул рәислек иткән чорда булгандыр. Ул вакытта колхоз рәисенә үзенә хезмәт хакы табарга да, техника өчен запас частьләр юлларга да туры килде», — дип искә ала ул.
Ә үзгәрешләр чоры башланып, хуҗалык «Восток» агрофирмасына беркетелгәч, шул ук территорияләрне, басу-кырларны үз эченә алган «Үрнәк» бүлекчәсе җитәкчесе була. Багражлылар аны гадел, таләпчән җитәкче буларак үз итәләр.
2005 елдан Мидхәт Сәхапов «Зәй шикәре» агрофирмасында эшли башлый. Баш инженер, директор урынбасары вазифаларын башкара, бүгенге көндә ул — агрофирманың әйдәп баручы инженер-механигы.
Тормыш иптәше Сания ханым белән алар ике ул, бер кыз үстергәннәр. Гаилә әгъзалары — көнен-төнгә ялгап басуларда эшләп йөрүче гаилә башлыгының ныклы тылы. Алар инде хәзер «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» булган әтиләре белән чын күңелдән горурланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев