Бүген Зәйдә чөгендер алуга керештеләр
Беренче булып эшне «Зәй шикәре» агрофирмасы хезмәтчәннәре башлады.
Һава торышының яхшы торуы эшне туктатмыйча алып барырга мөмкинлек бирә. Беренче булып эшне «Зәй шикәре» агрофирмасы хезмәтчәннәре башлады.
Быелгы һава торышы чөгендер өчен уңай килде: вакытында җылысы да, яңгыры да булды. Шуңа күрә гектарыннан 450 центнер уңыш чыга, ди белгечләр.
-Җиң сызганып, яз-җәй буе үстергән шикәр чөгендере уңышын җыярга керештек. Моның өчен 4 Ропа Тигр комбайны җәлеп ителде. Безнең «Зәй шикәре» агрофирмасы кырларында татлы тамырны 2900 гектарда үстерелде. Быел уңыш бик яхшы булырга охшаган, — дип безне агрофирманың баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов каршы алды.
Иртәдән көннең җылы, кояшлы булуына сөенә авыл хезмәтчәннәре. Басуда эшне оештыру һава шартларына бәйле шул. Алышынмас кадрларның берсе — Шәйхенур Миңнекәев. Бу тармакта ул 40 елдан артык хезмәт куя, шуның 36 елын чөгендер алуга багышлаган. Моңа кадәр икмәк суктыруда катнашты. Хәзер чөгендер алу комбайнына утырган. Кайда гына эшләсә дә — алда торучы бурычны яхшы аңлый, тир түгеп, зур авырлыклар белән үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, — ди механизатор.
Илгиз Биккинин чөгендер алуда икенче сезон гына эшләсә дә, куәтле техниканы тиз үзләштергән.
Эш барышы район башлыгы Разиф Кәримовның да контролендә.
- Без бу эшне республикада беренчеләрдән булып башлыйбыз, быел бик зур күләм көтелә – 1 миллион 300 мең тонна чөгендер чыгар дип көтәбез. Комбайннар икешәр механизатор белән тәэмин ителгән. Алар бер сменада гына эшләячәк. Безнең бурыч - көнгә 3 мең тонна шикәр чөгендере казу. Зәй шикәр заводы да чимал кабул итәргә тулысынча әзер. Хәерле сәгатьтә булсын!- ди район башлыгы.
Быел шикәр чөгендеренең уңышы яхшы, татлы тамыр өлгергән. Санаулы минутлар эчендә басу уртасында чөгендер тавы барлыкка килә. Район басу-кырларында шикәр чөгендере барлыгы 9300 гектар мәйданда үстерелгән. 21 августта калган агрофирмалар да татлы тамыр казу эшен башладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев