Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Белгеч киңәше: «Терлекләрне һәм кош-кортны читтән сатып алмагыз»

Республикага читтән хайваннар һәм кошлар кертелгән очракта, моны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерү мөһим.

Хәзер авылларга төрле җирләрдән терлек һәм кош-корт алып килеп саталар. Авыл халкы өчен бу бик уңайлы, күпләр моның куркыныч тудырырга мөмкинлеген уйлап бетермиләр, чөнки күп очракта ветеринар-санитар таләпләр тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел.

Республикага читтән хайваннар һәм кошлар кертелгән очракта, моны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерү мөһим. Терлекләрне һәм кош-кортны үзебезнең республика территориясендә сатып алу куркынычсыз. Аларның электрон ветеринария документы бар, лаборатория тикшерүләре үткәрелгән.

«Кош һәм терлекләр алу турында район ветеринария хезмәтенә хәбәр итү кирәк. Шулай ук „Regagro“ авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу һәм теркәүнең бердәм мәгълүмати автоматлаштырылган системасында исәп-хисап алып бару өчен хайваннар баш санының теләсә нинди үзгәрешләре ветеринария хезмәтенә җиткерелергә тиеш. Районда бройлерлар, тавыклар, үрдәкләр, мулардлар, казлар үстерелеп сатыла. Кош гриппы һәм башка авырулар таралмасын өчен үзебезнең районда үстерелүче кош-кортларны сатып алу куркынычсызрак», — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов.

Фото Зәй-информ архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев