Барысын да булдыручы Марат
«Уңыш бәйрәме»нә зур хезмәт нәтиҗәләре белән килүчеләр арасында тырыш, уңган механизатор Марат Ногманов та бар.
Куш-Елга егете мәктәп елларыннан ук кырларны комбайнчы ярдәмчесе буларак иңләргә керешкән.
«Әтиемнең абыйсы озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләде, аның һөнәренә мәхәббәт миңа кечкенәдән кереп урнашты. Комбайның белән сап-сары иген кырларын иңләп бару бәхетен әйтеп-аңлатып кына булмый. Көн дәвамында эшләгәннән соң үзеңнән соң бушап калган кырлар күңелгә канәгатьлек хисе бирә», — ди Марат.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чаллыда Кама политехник институтында инженер-механик белгечлеге алгач та, ул туган төбәге басуларына эшкә кайта.
«Марат — яшь кенә булуына карамастан, хезмәтенә бирелгән, ару-талуны белмичә эшләүче егетләрнең берсе. Ул язгы чәчүдә „КамАЗ“ машинасында башта орлык, аннан ашлама ташый. Ә инде урак башлангач комбайнга утыра. Быел да ул 1476 гектардан 4897 тонна ашлык суктыручы комбайнчы-механизаторлар арасында. Агымдагы елда рапс уңышын җыюда да катнашты. Соңыннан шикәр чөгендере казу комбайнына утырды. Чын мәгънәсендә алтын бәһасенә торырлык универсаль егет», — ди аның турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтов.
Марат районда механизатор булып 2019 елдан эшли, бүгенге көндә «Зәй» агрофирмасының алдынгы хезмәткәре. 36 яшьлек ирнең хезмәт иртәсе сәгать 5тән башланып, кичке 8-9ларда гына тәмамлана. Ә татлы тамыр казу барышында, сменалы эш булу сәбәпле, чират буенча көндезен дә, төнлә дә эшләргә туры килә. Марат — өч бала әтисе дә. Ул — өч кызның яраткан әтисе.
«Кызларым, хатыным эштән кайтуымны сагынып көтеп торалар. Бу — зур бәхет. Уртанчы кызым минем һөнәр белән аеруча кызыксына. Җае чыкканда басуга да килеп җитәргә мөмкин», — дип елмая якыннары турында сүз чыккач.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, узган ел күп ашлык суктыручылар рәтендә булган Марат Ногмановка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы бирелә, премиягә лаек була. Быел да егет бүләкләнүчеләр арасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев