Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгында – 25 ел

Марсель Рәхмәтов улларын да үз үрнәгендә тәрбияли.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшне оештырып, һәр гамәлнең үз вакытында башкарылуын тәэмин итүгә өлеш кертүче хезмәткәрләр дә —күмәк уңышның нигезен булдыручылар.

Районыбызның Сармашбаш авылы егете Марсель Рәхмәтов та — мәктәп яшеннән үк бу тармак эшчәнлеге белән кызыксынып, колхоз кырларында үз көчен куеп, чыныгып үскән малай. Әти-әнисе Хәйдәр абый белән Кадрия апа — хезмәт юлларын укытучылыкка багышлаган мөхтәрәм затлар, ике улларының да авыл хуҗалыгы юнәлешенә мөкиббән булуларын хуплап, аларга һөнәр үзләштерүдә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә олы уллары Марсельнең — район авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы белгеч, кечесе Рөстәмнең «Агрокөч-Логистика» оешмасында тырыш хезмәт куюын сөенеп күзәтә алар. Сөенмәслек тә түгел, ата-ана өчен тормышта үз юлларын табып, аягында нык басып торучы уллар үстерү — зур горурлык.

Марсель Хәйдәр улы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда Кама политехник институтында инженер-механик белгечлеге ала. Ә бер ел армия хезмәтендә булганнан соң, туган төбәгенә кайтып төпләнеп, хезмәт юлын башлый. Яшь белгеч Пәнәче авыл җирлегенә караган «Ярыш» авыл хуҗалыгы комплексында инженер вазифасын башкаруга керешә.

— 1999 елның 2 мартында район авыл хуҗалыгы тармагында эшли башладым. Тиздән бу өлкәдә хезмәт стажым 25 ел була. Әле кайчан гына яшь егет буларак беренче эш алымнарымны башлаган идем, инде хәзер улларым артымнан куып җитте, — ди Марсель Рәхмәтов.

Әйе, ел артыннан ел үтеп, инженер, баш инженер, район авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәтне саклау буенча белгеч, идарәнең җитештерү бүлеге инженеры, ә хәзер инде әлеге бүлек башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән алыштыргысыз хезмәткәр, җитәкче ул.

— Марсель Хәйдәрович — үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкаручы, авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белүче, кешеләр белән эшләргә сәләтле хезмәттәш. Аның белән бер тандемда эшләү җиңел. Идарәдә дә, механизаторлар да хөрмәт итәләр аны, абруйлы кеше, — ди аның турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Гаиләсендә дә күз тимәсен дип карарлык Рәхмәтовларның. Тормыш иптәше Гөлүсә белән ике ул үстерәләр. Олысы Алмаз әтисе һөнәрен дәвам итүче, дисәк тә, ялгыш булмас: Казан дәүләт аграр университетының өченче курсында белем ала. Инде өч ел дәвамында Алмаз район кырларына кайтып, җәйге каникул чорында урып-җыю эшләрендә катнаша. Республикакүләмендә оештырылучы яшь механизаторлар бәйгесендә дә җиңүчеләр арасында булды. Кечесе — мәктәп укучысы.

Марсель Рәхмәтовның хезмәте моңа кадәр дә югары бәяләнеп килде: ул күпсанлы Мактау грамоталарына ия, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы да бар. Ә быелгы Агросәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан ул ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев