Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме
Авыл хуҗалыгы тармагы буенча, шәхси хуҗалыкларда җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр «Агростартап» грант ярдәмен алырга мөмкиннәр. Быел аны агымдагы елда теркәлгән шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы ала ала. Финанс чаралары «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бүленә.
Грантлар терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмен билгеләүче проектлар буенча бирелә. Анда сөт җитештерү, эре мөгезле терлек симертү максатындагы фермалар, сарык, кәҗә, ат, куян асрау, кошчылык фермалары, балык үрчетү, бәрәңге, яшелчә, бөртекле һәм кузаклы, техник культуралар, җиләк-җимеш үстерү, гөмбә үрчетү керергә мөмкин.
Зәй районында 2019 елдан алып «Агростартап» грантларын 6 фермер алды. Алар крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары Фаяз Миннехан улы Зәйнетдинов (егерме мең баш бройлер алып үстерде), Тамара Пименовна Игошина, Фаил Нәҗип улы Хәкимуллин (ит өчен 50 баш эре мөгезле терлек асрадылар), Михаил Гурьевич Мартемьянов (кошчылык юнәлеше буенча, 33000 баш кош), Денис Олегович Мельников (12816 баш йорт куяны асрады). Ә бу елның сентябрендә “Агростартап” грантын крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Магомед Алиевич Алиев алды. Ул ит өчен мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә, бүгенге көндә 80 баш малы бар. Барлык грант алучылар да уңышлы эшләп килә, алар әле башкалар өчен өстәмә эш урыннары да булдырды.
Куяннар асрау белән шөгыльләнүче Денис Мельников, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча кибет һәм рестораннар челтәрләренә куян итен тәкъдим итү максатында, сую һәм төрү цехы төзелешен алып бара. Параллель рәвештә «Ак панон» токымлы куяннарны ясалма орлыкландыру юлы белән үрчетү белән дә шөгыльләнә. Моның өчен фермер куяннарны ясалма орлыкландыру буенча өйрәнергә Кабардино-Балкариягә ике атналык курсларга барды.
"Хәзер мин куяннар өчен акушер булдым. Беркайчан да бу турыда уйламаган идем", - дип елмаеп сөйли Денис Мельников.
Әле быел гына грант алган Магомед Алиев исә, Югары Мәлем авылында ферма сатып алган, анда ул ел азагына кадәр үгезләр алып, алга таба эшчәнлеген киңәйтергә планлаштыра. Шулай ук ул Сармашбаш авылында да буш торган биналарны сатып алып терлекчелек фермасы булдырырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев