Җәүдәт Зәйнәшев кош-корт та асрый, кул эшләре дә башкара
Түбән Пәнәчедә кош-корт үрчетү белән мавыгучы тагын бер крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы — Җәүдәт Кирам улы Зәйнәшев.
Ул 2010 елда элекке колхоз чорыннан калган ташландык ферма биналарын алып, шуларны төзекләндерә.
«Иң башта бер ферманы ясадык та, шунда 5 мең данә кызыл тавык алып үстердек. Халыкта йормырканы әйбәт сала торган тавыкларга ихтыяҗ зур иде. Шуңа күрә кайсы токымның яхшы булуын өйрәнеп, бу эшкә зур әзерлек белән керештек. Әлеге башлангычымда гаилә әгъзаларым, тормыш иптәшем Миңниса зур ярдәмчем булды. Әле дә без гаиләбез белән бу эшкә чумган кешеләр», — дип елмая Җәүдәт Зәйнәшев.
Ә инде 2015 елда икенче ташландык ферма бинасын төзекләндергәч, күркәләр, казлар асрауга да керешәләр. Бүгенге көндә фермерның күркәләре, казлары бар. Алар ветеринар таләпләр буенча асрала.
«Күркә ите иң диетик ит булганга күрә, аны сораучылар күп иде. Шуңа да, бүген дә күркәләрне асраудан туктамыйбыз. Ә кышын күркә-казларны реализацияләгәч кызыл тавыклар үстереп сату да кулланыла», — дип өстәде ул.
Җәүдәт Зәйнәшев кул эшләренә дә бик хирыс икән. Ул төрле агач тамырларын, сәер итеп үскән агач кәүсәләрен җыеп, шулардан төрле сувенирлар, савытлар да ясый.
«Элегрәк агачтан догалы сәгатьләр ясый идем, хәзер алары истәлеккә берничә генә калды. Туганнарга, дусларга бүләк итеп бетердем. Гомумән, күңел биреп ясалган ул эшләрне бүләк итәргә яратам. Ә арыган вакытларда, күңел иҗатка тартылганда үз остаханәмә кереп агачтан әйберләр ясау җан рәхәте бирә. Башта мин аларны формага кертәп, аннан шомартам, берничә кат лаклап куям», — дип уртаклашты оста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев