Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ашлыкка дәүләт сыйфат мониторингы үткәрелә

Россиядә йомшак һәм каты бодайга дәүләт сыйфат мониторингы уздырыла.

Татарстанда 2,2 миллион тоннадан артык ашлыкны тикшерергә ниятлиләр, бу — бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемының 50 процентка якыны дигән сүз. Бу хакта Татарстанда Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тикшерү Татарстанның 43 районында уза. Үзәкнең ашлык партияләрен формалаштыру урынында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдә ашлык пробасын алу, алынган пробаларны сыйфат һәм иминлек күрсәткечләренә лаборатор тикшерүләр үткәрү вәкаләте бар», — ди республикадагы филиал директоры Татьяна Менликиева.

Аның сүзләренчә, пробалар алу, бодайның куллану характеристикаларын тикшерү һәм нәтиҗәләрне «Ашлык» федераль дәүләт системасына кертү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бушлай үткәрелә.

Дәүләт мониторингыннан башка продукциягә документлар рәсмиләштерергә, бодай ашлыгын сатарга яки ташырга ярамый.
Шуңа күрә Татарстанда Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге белгеченең урынга килүен оештыру өчен ведомство белән килешү төзергә, проба алу, лаборатор тикшерүләр үткәрү һәм аларның нәтиҗәләрен «Ашлык» системасына кертү өчен белдерү кәгазе җибәрергә кирәк.

Лаборатор тикшерү нәтиҗәләре товар классификациясе нигезендә яңа уңыш ашлыгының сыйфаты турында мәгълүмат бирәчәк. Моннан тыш, бирелгән техник параметрларның куллану үзлегеннән чыгып ашлыкның товар партияләрен формалаштырырга; эшкәртү сәнәгате тармаклары өчен технологик характеристикалар буенча ашлык партияләрен төзергә ярдәм итәчәк.

«Россия, бөртекле культуралар җитештерү һәм экспортлауда дөньякүләм лидер буларак, ашлык контроле, аның сыйфаты һәм иминлегенә беренчел әһәмият бирә. Бу үзенең ашлык ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү, эчке һәм халыкара базарларда аларны файдалануны планлаштыру, шулай ук ашлыкны дәүләт интервенцион фондына сатып алу турында карарлар кабул итү өчен кирәк», — диелә үзәк хәбәрендә.

Мөрәҗәгать итү өчен контактлар һәм норматив документлар «Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев