Апрель – җимеш агачларын кайгырту һәм яшелчә үсентеләрен әзерләү чоры
Язның бу аенда нинди мөһим бакча эшләрен башкарырга кирәклеге турында “Россельхозцентр”-ның Татарстандагы филиалы үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Рәмис Шәрипов сөйли.
Җимеш агачлары һәм куакларны әзерләү
Әгәр көз көне бакчада агачларны кисмәгән булсагыз, аны апрельнең беренче ункөнлегендә – сок хәрәкәте башланганчы эшләргә кирәк. Әгәр дә инде апрель азагына калсагыз, сынган, корыган ботакларны гына кисәргә ярый. Киселгән ботак урыннарын аермачык майлы буяу яки махсус паста белән зарарсызландыру мөһим (мәсәлән, «РанНет» пастасы).
Әгәр көздән агартылган агачларның акшары кубып төшкән булса яки бөтенләй агартмаган булсагыз, бу эшне хәзер башкарырга кирәк. Бу матурлык өчен түгел, ә аларны кояш нурларының яндыруыннан саклау өчен эшләнә, чөнки яз көне кояш бик нык җылыта һәм ул агач кабыгына зыян китерә. (Акшарлау эремәсен әзерләү өчен 2 кг известьны 100 г бакыр купоросы белән катнаштырырга һәм аңа 20 г клей өстәргә, барлык ингредиентларны 10 л суга салып болгатырга кирәк).
Табигатьнең язгы уянуы белән бакчада узган елдан сакланып калган корткычлардан һәм төрле авырулардан куакларны һәм җимеш агачларын саклау өчен эшкәртү чоры да башлана. Җиләк ку-акларын һәм җимеш агачларын иң нәтиҗәле саклау ысулларының берсе булып, кар эреп бетәр-бетмәс иртә яздан махсус препаратлар белән сиптереп эшкәртү тора. Моның өчен препарат «30 Плюс пестициды»н «Алирин-Б» яки «Псевдобактерин-2» биофунгициды кушып сибү яхшы.
Ә инде агач кайрысы астында һәм ботакның бөреләнү урынында яшеренгән корткычлар белән бөреләр ачылганчы көрәшергә кирәк. Чөнки бөреләр ачылгач, үсемлекне зарарлау циклын башлыйлар һәм алар белән көрәшү авырлаша. Моның өчен вазелин мае кушылган препаратлар – “Профилактин Лайт”, “Препарат 30 Плюс” һәм башкаларны кулланырга киңәш ителә. Бу препаратлар агачларның кабыгын һәм бөреләрен нечкә май пленкасы белән каплый, кояшта эрегәндә качып ятучы бөҗәкләргә эләгә һәм шуның белән май катламы корткычка кислород килүне каплый. Нәтиҗәдә корткыч һәлак була.
Яшелчә үсентеләрен әзерләү
Суган-севокны утырту өчен апрельдә әзерлиләр. Сатып алган очракта, аларның зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Оптималь зурлыгы якынча 2 сантиметрдан да артмаска тиеш, әгәр ул зуррак булса, суган үсентесе яшел ук җибәрә. Суганны утыртыр алдыннан өй температурасында (25 градус җылы яки аннан югарырак температурада) бер атна дәвамында җылытырга кирәк. Аннан утыртыр алдыннан суганның корыган очын кисеп чыгу яхшы, монда сүз саклауга салган вакытта киселми калдырылган өлеш турында бара. Әгәр аларны кисмәсәң, суганга яшел үсенте чыгару өчен әлеге корыган өлешне үтеп чыгарга көч сарыф итәргә туры килә.
Утыртылачак суганны зарарсызландыру мөһим. Аны бүлмә температурасында 10-12 сәгать суга батырып тотарга яки бакыр купоросы эремәсендә тотарга киңәш ителә. Ул 10 литр суга бер чәй кашыгы күләмендә әзерләнә. 10 литр суга 2-3 грамм марганцовка эремәсе дә яки биофунгицид эремәсе (Алирин-Б, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М һ.б.) куллану да яхшы. Суганны утыртканнан соң түтәлне такта яки валик белән тыгызлап чыгарга кирәк, бу алымны тәҗрибәле бакчачылар еш куллана.
Теплицада кар эреп беткәч үк редис, укроп һәм петрушка чәчегез, болай эшләгәндә инде май бәйрәмнәрендә үк беренче уңышны алырсыз.
Бәрәңге базда саклана икән, аны утыртырга әзерләү өчен апрель аенда баздан чыгарырга кирәк. Утыртырга әзерләү исә аларны җылы, якты урынга куеп, үсентеләр җибәртүне күздә тота.
Апрель аенда георгин һәм гладиолус суганчаларын да кышка саклыкка куйган урыннан алып бер процентлы марганцовка эремәсендә 20-30 минут тоту яки антибиотик эремәсендә бер тәүлек тотып зарарсызландыру киңәш ителә.
Георгиннар бәрәңгеләрен алдан ук балчыкка утыртып үсентеләрен әзерләргә була, болай эшләгәндә алар иртәрәк чәчәк ата. Гладиолусларны бүлмә температурасында калдырып, үсентеләрнең борын төртүенә ирешергә мөмкин. Бу шулай ук аларның тизрәк чәчәк атуы өчен эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев