Андрей Митрофанов — урак алдынгысы
Дистә еллар дәвамында алдынгылыкны бирмичә хезмәт куючы Андрей Митрофанов — республика авыл хуҗалыгы тармагында билгеле шәхес.
Быел да ул районыбыз кырларыннан иң күп бөртеклеләр суктырып беренче урынны яулады, "Уңыш бәйрәме-2024«тә төп кыр батыры.
«Зәй» агрофирмасы комбайнчысы Андрей Митрофанов урак чорында 2131 гектар мәйданнан 6115 тонна бөртеклеләр җыеп алуга иреште. Бу — район механизатор-комбайнчылары арасында иң зур күрсәткеч.
Авыл хуҗалыгы тармагында 42 ел хезмәт стажы булган, быел унсигезенче сезонын урып-җыюда катнашкан Андрей Михайловичтан ничек шулай булдырасыз, дип сорасаң, күзләрен кысып матур итеп елмая да, хезмәтемә гашыйк кешемен, дип куя ул.
Әйе, аның бөтен сере дә әнә шулай кырларны яратып, үскән икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алуга йөз тотып эшләвендә.
Районыбызның Иске Тәкмәк авылында зур гаиләсе белән яшәүче механизатор хуҗалыгында күп терлекләр асравы белән дә билгеле. Әлбәттә, урак чорында көнне-төнгә ялгап эшләгән мәлләрдә хуҗалыкны — тормыш иптәше, җәен ярдәмгә кайтучы кызлары алып бара. Ә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәттәшләре белән үзара ярышып, уңышны югалтуларсыз җыюга максат куеп эшлиләр.
«Урак чоры — без — комбайнчылар өчен иң җаваплы, нәтиҗәле хезмәткә йөз тотып эшләү вакыты. Хезмәтебез һава торышына да бәйле булу сәбәпле, матур көннәрнең бер генә минутын да әрәм итмичә эшләү мөһим. Кырларда бер-береңә ярдәм итешеп эшләү дә бик кирәк. Бу уңайдан комбайнчы хезмәттәшләремә бик рәхмәтлемен, чөнки техника ул һәрчак игътибарлы булуны сорый. Ә алдынгы булу өчен ярыш рухында эшлибез», — ди, елмаеп, Андрей Михайлович.
Агымдагы елда бөртеклеләрнең уңышы яхшы булуын да әйтә зур тәҗрибәле механизатор. Ул әле бөртеклеләрне суктыруны тәмамлагач, рапс, кукурузны орлыкка җыю эшендә дә катнаша. Урак чорында кырларда эш барышын карау вакытында район башлыгы Разиф Кәримов та Андрей Митрофанов эшен һәрчак үрнәк итеп куя. Урып-җыю башланган вакыттан беренчелекне бирмичә эшләүче комбайнчы республикада район йөзен билгели.
«Андрей Митрофанов та, башка комбайнчы-механизаторларыбыз да үзебезнең районныкылар. Ә үз кече Ватанында хезмәт куючы ул һәрвакыт булсынга тырыша. Егетләребез белән чын-чыннан горурланам», — дип искәртергә ярата район башлыгы.
Андрей Митрофанов күп кенә Мактау грамоталарына, Татарстан Рәисе Рәхмәтенә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев