Аграрийлар киләсе ел уңышын да кайгырта
Зәй районы кырларында агымдагы ел уңышын җыйнау белән беррәттән, киләсе ел уңышына нигез салу эше дә актив бара. Быел механизаторлар алдында 51700 гектар мәйданда җир сөрү бурычы тора.
Ул инде бөртекле культураларны җыя башлаган чордан ук, бушап калган кырларда башкарыла. Бүгенге көнгә район кырларында 24900 гектар мәйданда җир сукаланган. Бу барлык мәйданның 48 процентында эш төгәлләнде, дигән сүз.
“Зәй“ агрофирмасы тракторчысы Марат Сафин инде ундүрт ел дәвамында җир сөрү эшендә җиң сызганып эшли. Ә гумәмән, механизатор буларак аның хезмәт стажы 27 елны тәшкил итә.
“1992 елда Зәйдә урта һөнәри белем бирү йортын тәмамлаганнан соң тракторга утырган идем, шуннан бирле кырлардан аерылган юк. Язын чәчүдә, аннан тырмалау эшендә, урак чоры башлануга сукага керешәм. Иң башта “Белорусь” тракторында эшли башлаган идем, хәзер инде куәтле техникада җилдерәм. Менә шушы “Кировец” тракторы белән көнгә уртача 20 гектарда җир сөрәбез”, - дип яратып карый Марат көчле техникасына.
Ул инде җир сөрү эше башлаганганнан бирле 400 гектарга якын мәйданда сукалаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев