Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Агитбригада игенчеләр янында

Район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре бу көннәрдә район басуларында игенчеләр алдында чыгыш ясый.

Иген басуларында көнне төнгә ялгап эшләүче механизаторларыбыз янына барып, аларны бераз ял иттерү, күңелле җырлар, дәртле биюләр белән эшкә тагын да дәртләндерү матур традиция булып дәвам итә.

Бүген автоклуб хезмәткәрләре «Зәй» агрофирмасының «Кадер» бүлекчәсе басуында чыгыш ясадылар. Механизаторлар төшке ялга туктаган вакытта агитбригада эшкә дәрт-дәрман, күңел күтәренкелеге өстәп, матур чыгышлары белән сокландырдылар.

— Бүлекчә җитәкчесе Александр Кондратьев басу-кырларда көнне төнгә ялгап хезмәт куючы, иген язмышы өчен көрәшүче механизаторлар Ирек Хәсәншин, Марат Ногманов, Айрат Уразманов, Рөстәм Мөхәммәтдинов, Айрат Җиһаншин, Рифат Моратовларны мактап, егетләр сынатмыйлар, тырышлар, барысын да булдыралар, диде. Механизаторларның шатлыклы йөзләрен күрү безне канатландыра, алар безне ел саен көтеп алалар, — ди агитбригада җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Фотолар район мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев