Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Зәйнең җирле шагыйрәсе Флүрә Гыйниятова туган телебез сагында

Җирле шагыйрә, җырчы, аш-су остасы Флүрә Гыйниятова “Тәртип” радиосы үткәргән Әниләр марафонында катнашты. Марафонның бер көне гаиләдәге милли тәрбия хакында булды. Без Флүрә Гыйниятова белән шул хакта сөйләштек.

-Флүрә сезнең гаиләдә милли тәрбия ничек куелган?
-Тәрбия - иң элек динебезне балаларга тапшыру. Без өч ир-бала үстердек .Барлык йола тәртипләрен туры китереп әби-бабай,әти-әни һәм үзебез аша, үткән гадәтләрне дәвам итеп ике улыбызны өйләндердек.

Кыз сорау, ак мендәргә килен төшерү, бал-май каптыру, килен сандыгы, никах укыту, килен мунчасы,килен коймагы - һәммәсе дә үтәлде.

Исән-имин яшәсеннәр.Кече улыбызны да шулай өйләндерергә насыйп булсын.
Күрше-тирә,туганнар бергә җыелып коръән ашлары укыта алуыбыз белән без бәхетле.
Балаларыбыз, үзебез вәгазь тыңлап, хәер биреп, әти-әни, әби-бабай рухларына дога кылабыз.

Кабуллардан булсын. Шунысы сөенечле: төп нигезендә бу күренешне күреп үскән балалар,үз гаиләләрен коргач, үз фатирларында туган-тумачаны, кода-кодагыйларны чакырып коръән ашы укыталар.

-Сез бит инде әби дә булдыгыз.
Бала тугач исем кушу, баланы сөннәткә утырту, корбан чалу  "бәби" ашлары изге гамәлләрдән санала.Табынга милли ризыкларыбыз итле бәлеш, коймак, ипи, чәкчәкләр һәм башка күп сый-нигъмәтләр куела. Өйдә азан яңгырый, нур иңә.

"Бәби" ашлары яшь әни буларак иң кадерле истә калган хәтирәләрем.
Итле бәлеш, дөге бәлеше, йомырка тәбәсе, коймак, дучмак...
Бер ай ашарга пешермисең. Күрше күлән, туганнарга рәхмәт, үзебезнең балаларга гына түгел, оныгыбызга да насыйп булды "бәби"ашы.

Бала ризыклы булсын, муллыкта яшәсен өчен, дип сакланган гадәт ул.
-Гаиләдә татар теле сакланамы?
Без гаиләдә үз ана телебездә сөйләшәбез, аралашабыз, җырлыйбыз.

Мин халкыбыз җырларын бик яратып башкарам. Менә шул җырга булган мәхәббәт, кече улыбызга күчеп бара. Ул шигырьләр укырга ярата, җырга тартыла. Бик сөенечле хәл.
Туй, туган көн мәҗлесләре алып барганда тәнәфестә халкыбызның бию көйләреннән тыш, татар эстрдасы җырчыларының дәртле җырларына өстенлек бирәбез. Кунаклар кушылып җырлый-җырлый рәхәтләнеп, ут уйнатып биеп ял итәләр. Менә шулай әз булса да милли тәрбиягә өлеш кертәбез дип саныйм үзебезне.

Туган көннәрдә бер-береңә җылы теләкләр әйтү дә тәрбия. Балаларыбыз безгә әти-әниләренә карата булган үз теләкләрен, үз рәхмәтләрен йөрәкләре аша үткәреп әйтә алалар икән, димәк,алар тормышына күпмедер тәрбияви сыйфатлар үрнәге күрсәтә алганбыз, шуңа шатланам.

Әле дә сакланып килә торган бу гореф-гадәтләр,йола тәрбияләр киләчәк буынга дәвамлы булсын иде.

-Җирле шагыйрә буларак, газета укучыларыбызга бер шигырегезне дә тәкъдим итәбезме?

-Рәхәтләнеп, мәхәббәт турындагы бер шигыремне газета укучыларына тәкъдим итәсем килә. Мәхәббәт бөек хис. 

Бизәге бул сихри кичләремнең,
Туар таң бул күңел күгемдә.
Ташкыны бул кайнар хисләремнең
Ялкыны бул йөрәк түремдә.

Сандыгы бул яшерен серләремнең ,
Ышанычың яулыйм үзем дә.
Өметләрен акла теләгемнең
Ашыктырма,бул,син, түзем дә.

Сүнмәс очкыны бул күзләремнең ,
Кул җылыңны тойыйм иңемдә.
Яшәү яме бетмәс йөрәгемнең
Тылсым тулы сөю илеңдә.

Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев