Зәй тәрәзәләрендә Яңа ел бәйрәме чагыла
Зәй районы мәдәният йорты “Яңа ел тәрәзәләре” акциясе игълан итте.
Бу көннәрдә күпләр үзләренең йорт тәрәзәләрен бизәү белән мәшгуль. Йортларда, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчалары тәрәзәләрендә бәйрәм бизәкләре пәйда була. Фотосурәтләрне, гаилә традицияләрен яктыртып, социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга була. Акциянең максаты да шул – гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Мәсәлән, Сармашбаш авылыннан Рәзилә Камалиева белән Югары Мәлем авылыннан Ландыш Насыйрова үзләренең йорт тәрәзәләрен Яңа ел бизәкләре белән бизәгәннәр инде.
-Яңа елны каршыларга җыенабыз. Яңа елдан яңа уңышлар, яңа бәхетләр, зур шатлыклар өмет итәбез. Дөньяларыбызның якты, ил-көннәребезнең тыныч, табыннарыбызның мул, балаларыбызның тәртипле булуын телибез,- ди Рәзилә Камалиева.
Югары Мәлем авылыннан Ландыш Насыйрова да үзенең Яңа ел теләкләрен җиткерде.
-Яңа 2023 елда өмет-хыяллар бик күп, алдан әйтеп булмый, тормышка ашмас, дип куркам. Шуңа бары күп итеп саулык-сәламәтлек, эшләребездә һәм тормышыбызда зур уңышлар, тыныч тормыш, яңа сөенечле вакыйгалар телим. Теләкләрем шул, кадерле һәм хөрмәтле авылдашларым, туганнарым, дусларым, күршеләрем, үземнең якыннарымның Яңа 2023 елда якты өмет-хыяллары тормышка ашсын, сәламәтлекләре ныгысын, йөзләрендә елмаю балкысын. Имин булсын көннәр, аяз булсын күкләр, иксез-чиксез бәхет телим барчагызга да,- ди ул.
Ландыш Насыйрова, Рәзилә Камалиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев