Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Уртабагражлылар авыл бәйрәме уздырырга әзерләнә

Урта Баграж халкы Питраудан соң килгән шимбәдә авыл бәйрәме үткәрүне традициягә кертте.

15 июльдә көндезге сәгать 2дә Урта Багражда Питрау кайту дип аталган авыл бәйрәме оештырыла.

Бәйрәмне үткәрүне Баграж җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өстенә алды. Әлеге башлангычны күтәреп алып, аңа бик теләп үзләреннән өлеш кертүчеләр дә булды. Питрау тәкәсен Урта Баграж егете Валентин Шалапаев бирә. Тәкә итеннән кызлар шулпа пешереп, бәйрәмгә җыелган кунакларны сыйлаячак. Бәйрәмне оештыруда финанс яктан булышучылар да шактый булды.

Уртабагражлылар теләге булучыларны авыл бәйрәменә кунакка чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев