Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Туган авылы Кәрәкәс өчен җан атып яши

Кәрәкәснең оста куллы кешесе Раяз Гыйләҗиев узган ел чишмәгә самовар ясап шаккатырган булса, быел авыл урамын балкытты. Капка төпләренә кое бурасы бурап, тимердән чәчәк букеты коеп куйды.

 Раяз Гыйләҗиев - игелекле затлардан. Ул Түбән Камада яши, еш туган авылына төп нигезгә әти-әнисе янына кайтып йөри. Кайтканда нинди булса игелекле эш-гамәл кылырга өлгерә.

Раяз  бабасы Гата шөгылен дәвам итеп,  югары очтагы чишмәне карап, аны хәстәрләп тора. Кизләүне тимер койма белән әйләндереп алып,  биниһая зур самавыр ясап куйды. Материалны да таба, аны оста итеп башкарып та чыга торганнардан  ул. Моның өчен вакытын да, чыгымын да кызганмый.

Иске техникалардан ул “Буран” кар чанасы, заманча квадрациклга кадәр җыйган.  Техникага хирыслыгы хәттин ашкан аның. Аннан төп нигезне матурлап, чәчәкләр ясап һәркемне сокландырырлык иткән. Авылдашлары әйтүенчә, булганнан бар да була. 
Шулай итеп, Раяз бездән соң килгән яшь  буынга бай табигый мирас калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев