Түбән Лоҗының үрнәк, булдыклы, тырыш гаиләсе
Бер-береңне хөрмәтләп һәм кадерен белеп яшәгәндә генә, гаилә тату һәм бөтен була ала. Түбән Лоҗы авылында да андый гаиләләр бик күп. Шундый гаиләләрнең берсе - яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер итүче Вәлиевлар.
Хиннур абый һәм Сәлимә апаларга барып хәлләрен белешеп, 58 ел буе ничек итеп гаиләне саклап, дус-тату итеп тәртипле балалар тәрбияләү серләре турында уртаклашып кайттык әле. Бик күңелле итеп сөйләшеп утырдык: көлештек тә, ямансулап та алдык.
Хиннур абый белән Сәлимә апа бергә кулга-кул тотынышып комбайнда да эшлиләр, Хиннур абый бригадир булып та бик озак еллар хезмәт куя. Сәлимә апа кырык елдан артык мәдәният йортында эшләде. Авылда мәдәни тормышны да Хиннур абый белән икесе бергә алып бардылар. Хиннур абый бик күп еллар кичләрен авыл клубында кино күрсәтте. Сәлимә апа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә, бу исемдә Хиннур абыйның да өлеше зур.
Аларга килеп керсәң, чәчәк бакчасыннан күзеңне алырлык түгел, җил тегермәне дә әйләнеп утыра, басма астындагы күлдә үрдәкләр йөзеп йөри, кое бурасы да бар. Монысын уллары Илдар ясап матурлый, ә кызлары Лилия әти-әнисенең бакчасын чәчәкләргә күмә. Йортларында һәрвакыт тәртип һәм пөхтәлек. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Тәрәзә төпләрен аллы-гөлле гөлләр бизи. Боларның барсы да гаиләнең тырышлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы турында сөйли. Йорт-җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да - тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе.
Без аларга тагын озак еллар балалар-оныкларын куандырып, тигезлектә са- сәламәт озын гомер итүләрен телибез.
Энҗүдә Исламова, мәдәният йорты директоры.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев