Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Түбән Лоҗы апалары алма бәйрәме уздырды

Түбән Лоҗы авылы мәдәният йортында апалар алма пирогы, җимешле кабак бәлеше белән сыйландылар.


- “Уңган хуҗабикәләр, ханымнартүгәрәгенә йөрүче әби-апаларны  мәдәният йортыбызга чакырып,  бер рәхәтләнеп чәйләр эчеп, сөйләшеп, җырлашып та алдык. Апалар алмадан кышка нинди тәм-томнар әзерләүләре белән бүлештеләр, быел алма булмаса да, киләсе елга булыр Аллаһы боерса дип,  елларның иминлеге булсын дип теләдек”, - ди мәдәният йорты директоры Энҗүдә Исламова.


Клубка күрше генә яшәүче Наилә апага шушы көннәрдә 85 яшь тулган, аны түгәрәккә йөрүчеләр юбилее белән котлап, теләкләр җиткерделәр. Гомер буе бергә фермада сыер сауган Нәсимә һәм Гөлчирә апалар да килгән иде кичәгә.

“Алар эшләгән елларын, андагы төрле кызыклы хәлләрне сөйләшеп бик күңелле итеп утырдылар, рәхмәт килүләренә. Тагын да шундый матур очрашулар насыйп булсын дигән теләктә таралыштык”, - ди Энҗүдә Исламова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев