Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Терлекләр телен аңлаучы гаилә

Районыбызның Югары Мәлем авылы җирлеге терлек үрчетү белән шөгыльләнүчеләр иң күп булган җирлек.

«Биредә тырыш, хезмәт сөюче халык яши», — дип район башлыгы Разиф Кәримов та еш искә ала. Чираттагы авыл җирлекләре башлыкларының урыннарда узучы семинары да нәкъ менә терлекчелек буенча фермерлык эшчәнлеге алып баручы тырыш гаилә Хәкимуллиннар хуҗалыгыннан башланды.
Ирле-хатынлы Гөлнара һәм Фаил Хәкимуллиннар бүгенге көндә 50 баш үгезбозау карыйлар.


— 2019 елда авыл җирендә яшәгәч барлык нечкәлекләрен дә беләбез бит, дип терлек асрау буенча фермерлык эшчәнлеген башларга карар кылдык. Һәм тәвәкәлләп «Агростартап» грантын алу өчен документлар туплап ниятебезне тормышка ашырып та куйдык. Әлеге программа буенча 4 миллион сум бирелә һәм син крестьян-фермерлык хуҗалыгы ачып биш елдан да ким булмаган вакыт дәверендә 50 баштан да ким булган терлек асрарга тиеш буласың. Ходайга шөкер, эшне бер башлап җибәргәч, акрынлап худка китте. Тормыш иптәшем Гөлнара һәм тагын бер ярдәмчебез Николай белән бергәләп инде бер партия — 50 баш үгезбозауны үстереп реализацияләдек, хәзер икенче партия бозаулар үстерү белән мәшгульбез, — ди Фаил Хәкимуллин.


Моның өчен иң башта элеккеге ферма бинасын арендага алганнар, аны тәртипкә китергәч, грант акчасының бер өлешенә трактор сатып алганнар, 50 баш үгезбозауны махсус терлекчелек белән шөгыльләнә торган хуҗалыктан юнәлткәннәр. Ункөнлек бозауларны яшь ярымлык үгезләр итеп ит өчен үстереп бер өлешен суеп, бер өлешен терлек килеш реализацияләгәннәр. Иң мөһиме терлекләрнең саулыгы. Моның өчен Хәкимуллиннар ветеринар табиб белән һәрчак элемтәдә, яшь бозауларның тиешле прививкалар алып баруы җитди контрольдә тотыла.

Фаил һөнәре буенча умартачы, ә Гөлнара тәрбияче-педагог. «Алган һөнәрем дә ярап тора, хәзер менә бозаулар тәрбияләү белән мәшгульмен», — дип елмая чая ханым.

Хәкимуллиннарның үз йортларындагы хуҗалыкта да 4 баш сыер малы, кош-корт бар. Әле 20 баш умарта да тоталар икән. Үзләренең җирендә арпа, печән үстерәләр. Җәйләрен болынлыкта электр көтүчесе белән малларны тотсалар, кышын махсус утарда да үстерү мөмкинлекләре бар. Кыскасы эш җитәрлек үзләренә. Туган йортка кайткан арада кызлары Язилә белән Айзилә һәм уллары Раил дә булыша. Оста баянчы булган Раил, малларны да музыка телен аңларга өйрәткән, ул уйнап җибәрүгә терлекләр кызурак темпта печән меркелдәтә башлый, дип көлешә хуҗалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев