Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Шундыйларга авыл таяна

Имәнлебаш авылында уңган-булган, ярдәмчел халык яши.


Имәнлебаш авылында уңган-булган, ярдәмчел халык яши. Алар үз көчләре белән зират өен тышладылар. Яз, җәй, көз айларында җыелышып зиратта өмә ясыйлар. Карт агачларны кисәләр, чүпләрен чабып торалар. Бу эшләрне мәчеткә йөрүчеләр башлап йөри.

Шулай ук авыл күрке булган мәчетне дә авыл халкы көче белән җыелган, мәчеткә кергән акчалар ярдәмендә матурлап тышлап куйдылар. Авыл халкы бигрәк тә Имәнлебаш егете Ринат Хәниф улы Хановка рәхмәтле. Ул үз техникасы белән материалларны ташытты. Акчалата да һәрвакыт ярдәм итеп тора. Әле менә мәчеткә керә торган капканы ясатырга җыена. Мәчет тышлауда Югары Шепкә егете Фаил Ибраһимов та күп көчен куйды. Эшләгән өчен бер тиен дә акча алмады, дип, рәхмәтләр укый аңа мәчеткә йөрүчеләр. Мәчет тышлаганда Илгиз Мозаффаров та нык ярдәм итте. Яшь фермер егет Илнар Әхмәтҗанов та гел ярдәм итеп тора, ди бабайлар. Кирәк чагында техникасын да биреп тора, акчалата ярдәменнән дә ташламый Илнар.
Мәчетнең эче дә, тышы да бик күркәм җиһазландырылган. Чиста, җылы идәннәр ялт итеп тора.

Безнең турыда язма, дисәләр дә, бу эшләрне башлап йөрүчеләрне дә әйтеп үтәсем килә. Авылыбыз мулласы Барый абый Нәҗмиев, Габделбәр Салаватов, Галимҗан Мөхәммәдиевлар алар.

Аллаһы Тәгалә һәрбарчасына да сәламәт озын гомерләр насыйп итсен.

Разилә Салаватова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев