Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сармашбашта авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды

Зәй районы Сармашбаш мәдәният йортында авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды.

Әлеге эш башында үзе дә көрәшче, мәктәптә көрәш түгәрәге алып баручы Азат Кашапов һәм мәдәният хезмәткәрләре тора. Бу адым — тәрбияви әһәмияткә ия матур башлангыч. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәнең биредә оештырылуы очраклы түгел, авыл СССР һәм Россия спорт осталары, Дөнья беренчелеге призерлары, ил чемпионнары, Ватан иминлеге сагында торучы батырлар үстерде.
Элек-электән Сармашбаш Сабантуй батырлары белән данлыклы. Көрәш биредә моннан 50 ел элек яңа мәктәп ачылгач аеруча үсеш ала. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин тулы бер буын көрәшче, остаз үстерде. Алар — грек-рим көрәше буенча Халыкара турнирлар чемпионнары Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар, әлеге көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат Рафис Сабитов, бокс буенча Россия чемпионы Әнәс Миннәхмәтов, билбау көрәшеннән Дөнья кубогы һәм Дөнья беренчелеге көмеш призеры, милли көрәштән илнең иң көчле көрәшчесе Радик Сәлахов, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Сирин Сәлахов, Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы Айрат Минһаҗев һәм Тәнзилә Садыйкова.
Азат Кашапов әйтүенчә, мәктәптә мәрхүм көрәшчеләр истәлегенә ярышлар оештырыла, авылның көрәш традициясе яшь буынны яңа җиңүләргә рухландыра.
Күргәзмә-экспозияциядә көрәшчеләр фотосурәтләреннән стенд, алар яулаган кубоклар, Мактау грамоталары, Сабантуй сөлгеләре, шәхси әйберләр, көрәшче җирле шагыйрьләр китаплары, таныклыклар, буклетлар, бил алышучылар турында газетада басылган язмалар, фотосурәтләр урын алган.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге күргәзмәдә мобилизацияләнгән көрәшчеләр, спортчыларга аерым стенд урнаштырылган. 


«Бу көннәрдә Илнур  — II дәрәҗә „Хәрби батырлык өчен“, Алмаз Суворов медале белән бүләкләнде. „Сармаш“ позывноен алган егетебез  „Батырлык өчен“ һәм „Сугышчан батырлык өчен“ медальләренә ия булды», — ди мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова.


Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев