Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ралия Әхмәдуллина: “Ашыт халкын, Зәй төбәген үз итеп, яратып яшим”

Зәй төбәгенен бик матур урынында үз тарихын булдырып һәм ул тарихын югалтмый буыннардан буыннарга күчереп яши ике исемле Куш-Елгалы Ашыт авылы. Һәр авыл үз шәхесләре, күренекле кешеләре белән бай булган кебек, әлеге авыл да андый кешеләргә бай.

“Кибете, почтасы, мәктәбе булмаган авылда  аксакалларыбыз, ак яулыклы апаларыбыз  авыл тормышында актив катнашалар. Мәчетебезне авылыбыз имамы Сөләйман Гарипов хәзрәт җитәкли, китапханә, мәдәният йорты эшләп тора. Ашытыбызнын тагын бер күркәм кешесе, олы шәхесебез - Ралия апабыз Әхмәдуллина. Ул - авылда бик күп игелекле эшләрне башлап йөрүче, авылыбыз данын читләргә таныта”, - ди авыл китапханәчесе Розалия Әхәтова.

 Ралия апа чыгышы белән Башкортстаннан, 1970 елларда КАМАЗ заводы төзелгән елларда комсомол юлламасы белән Чаллыга эшкә килә. Ашыгыч ярдәм станциясендә 18 елдан артык фельдшер булып эшли. Тормыш иптәше Кадыйр белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Ралия ханым, балаларына дөрес тәрбия-белем бирермен дип, педагогика институтының химия-биология факультетын читтән торып тәмамлый.  Чаллының 20нче мәктәбендә 20 елдан артык химия, биология фәннәрен укыта.

 Язмыш... Һәркемнең үз язмышы, үз тормыш сукмагы кебек Ралия апаның да тормыш юлы сикәлтәле, ураулы. 90нчы елларда үзгәртеп кору чорында эшле-ашлы булып яшәгән гаилә кыска вакыт эчендә авырлыкка очрый: җәмәгате күп еллар Себергә вахта белән йөреп эшләп  банктагы җыйган акчалары яна. Фатирлары, оҗмахыбыз дип йөрткән бакчалары юкка чыккач, кире Башкортстанга кайтып китәләр. 8-9 елдан соң, күп еллар яшәп, җанга якын булган Татарстан, Чаллы  Ралия апаны кире үзенә чакыра, бар булган мөлкәтен таратып, кире бу якларга, чит авылга Куш-Елгага кайта.

Кеше кайда да үзенә бәхет эзли, ләкин әле аны монда да күп сынаулар көткән булып чыга. 38 ел буе иңне-иңгә куеп, бәхетле яшәгән имән терәге Кадыйры кинәт чирләп вафат була. Күчеп килгән йортка  түлим дигән акча шул тарафта юкка чыгып, тагын зур бурыч белән чит кешеләр, чит йолалар арасында торып кала ул. Ралия апа ничек тә бу бурычларны түләргә кирәк дип, авыл кибетенә сатучы булып эшкә урнаша.  Ул вакытта бит халыкта да акчасызлык заманы, кибеттән товарны бурычка дәфтәргә язып барып бирү гадәте бар иде.  Ә бу Ралия апа өчен бурыч өстенә бурычны арттыра гына.

“Ләкин ул михнәтле кибеттә эшләгән еллар мине күп нәрсәгә өйрәтте:  авыл тарихы белән кызыксына башладым. Авыл мәдәният йорты ул вакытларда ташландык бинада, эшләүчесе дә юк иде. 2011 елның гыйнварында Куш-Елга мәдәният йорытна җитәкче булып эшкә кердем”, - дип искә ала ул.

Ралия апа шигырьләр, җырлар иҗат итә башлый.  Янына  үзе кебек актив авылдашларын, хезмәттәшләрен җыеп, клубка агымдагы ремонт ясала, авылда мәдәни тормыш гөрли башлый. Ралия апаның тырыш хезмәте турында безнең “Зәй офыклары” газетасында да язмалар урын алды.

"2019 елга кадәр мәдәният йортын җитәкләгән чорда күп эшләр башкара, шулардан иң саллысы – Ашыт җыенын торгызып, халыкка кайтару.  Менә инде 8 ел дәвамында халкыбызның гореф-гадәт, йолаларын, тарихын саклап килгән Ашыт җыены авылыбызга кунаклар җыя”, - ди Розалия Әхәтова.

Бу көннәрдә Ралия Әснәфовна 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

-Сизми дә калдым 75кә килеп җиткәнне. Чын йөрәгем белән Ашыт халкын, бу якны үз итеп, яратып яшим.  Шушы Куш-Елгалы Ашытым  мине язучы, шагыйрә ясады. Мең рәхмәтлемен язмышыма, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев